Биографиясе

1828 елның 3 сентябре, Казан губерниясе Спас өязе, хәзерге Алексеев районы Бутлеровка авылы – 1886 елның 5 августы, шунда ук. 

А.Бутлеров – Н.Н.Зининның шәкерте.

1812 елгы Ватан сугышында катнашкан алпавыт гаиләсендә туа.

1849 елда Казан университетын тәмамлый һәм профессор К.К.Клаус үтенече буенча профессор дәрәҗәсенә әзерлек өчен химия кафедрасына калдырыла.

Физика һәм физик географиядән, нәорганик химиядән лекцияләр укый.

1851 елда «Органик кушылмаларның оксидлашуы» темасына магистрлык диссертациясен яклый.

К.К.Клаусның Дерпт университетына (1852) китүе сәбәпле, Бутлеровка лабораторияне җитәкләү һәм химия фәнен укыту вазифалары тапшырыла.

1854 елда Мәскәү университетында табигый кушылмаларны тикшерүнең башлангычы булган «Эфир майлары турында» дигән докторлык диссертациясен яклый.

Бу тикшеренүләр соңыннан аның шәкертләре Ф.М.Флавицкий, Е.Е.Вагнер һәм башкалар тарафыннан дәвам иттерелә.

1858 елда ординар профессор, 1860–1863 елларда ике тапкыр Казан университетының ректоры итеп билгеләнә.

1868 елдан Санкт-Петербург университеты профессоры.

1885 елда отставкага китә, ләкин университетта химия буенча махсус курслар укуын дәвам итә.

Гыйльми эшчәнлеге

1857 елда Германия, Австрия, Италия, Швейцария һәм Англиянең фәнни үзәкләрендә һәм лабораторияләрендә була.

Парижда химик Шарль Вюрц лабораториясендә Бутлеров метилен катнашмалары буенча тәҗрибә эшләре циклын башлап җибәрә, йодоформга натрий этилаты тәэсирендә беренче мәртәбә йодлы метилен таба.

Башланган эшләрен Бутлеров Казанда дәвам итә. Метилен диацетатын синтезлый һәм аннан үзе диоксиметилен дип исем кушкан формальдегид полимерын таба. Шул полимер нигезендә беренче мәртәбә гексаметилентетрамин (уротропин) һәм беренче ясалма шикәрле матдә «метиленитан» синтезлый.

Шәхси тикшеренү нәтиҗәләре, эксперименталь һәм теоретик органик химиянең чит илләрдә торышын өйрәнү А.Бутлеровка органик химия теориясе мәсьәләләрен тәнкыйть күзлегеннән чыгып бәяләргә һәм яңа теория ачарга мөмкинлек бирә.

Органик кушылмалар төзелеше теориясе

1861 елда Шпейер шәһәре (Германия) немец табигать тикшерүчеләре һәм врачлары съездында А.Бутлеров «Җисемнәрнең химик төзелеше турында» чыгыш ясый, анда ул органик кушылмалар төзелеше теориясенең төп юнәлешләрен бәян итә. Бутлеров моңарчы яшәп килгән төзелеш теорияләренең чикләнгәнлеген күрсәтә, чөнки яңа тәҗрибә фактлары бу теорияләр кысаларына сыймый.

Атомнар теориясенең төп әһәмиятен ассызыклый; химик төзелеш төшенчәсенә атом көчләр бүленеше, шуның нәтиҗәсендә төрле ныклыктагы химик бәйләнешләр барлыкка килү буларак билгеләмә бирә.

Беренче мәртәбә төрле кушылмаларның төрле реакция үзлекләре атомнар үзара бәйләнгән «зуррак яки кечерәк энергия» (ягъни бәйләнешләр энергиясе) белән аңлатылуына һәм, шулай ук бәйләнеш барлыкка килгәндә кушу берәмлекләренең тулы яки тулы булмаган кулланылышы белән аңлатылуына игътибар итә.

Билгеләнгән кушылманың төзелешен Бутлеров бер генә формула белән белдерү мөмкин дип саный.

Яңа теория ярдәмендә Бутлеров ул вакытта билгеле булмаган кушылмалар класслары барлыгын алдан әйтә.

Изомерия күренешен – элементлар составы бер үк, ләкин химик төзелеше төрле булган кушылмаларның барлыгын аңлата, атомнарның молекулада үзара тәэсир итешүләренең аның үзлекләренә тәэсирен күрсәтә. Изомерлашуның кайтма булу мөмкинлеген күрсәтә, шуның белән таутометрия турындагы тәгълиматка нигез сала.

Ике изомер бутан, өч пентан һәм төрле спиртларның (амилларны да кертеп) барлыгын алдан әйтә һәм дәлилли.

Үзенең теориясен дәлилләү өчен, А.Бутлеров бик күп эксперименталь тикшеренүләр үткәрә. Төзелеш теориясеннән чыгып, алдан әйтелгән өчле бутил спиртын, изобутан һәм изобутилен синтезлый һәм табигатьләрен дәлилли. Этилен рәте углеводородларының структурасын ачыклый һәм аларны полимерлаштыра.

Фән тарихында химик төзелеш теориясенә нигезләнгән беренче кулланма – «Органик химияне тулысынча өйрәнүгә кереш» («Введение к полному изучению органической химии», выпуск 1–3, 1864–1866) хезмәтен Казанда өч тапкыр бастырып чыгара. Китапның немец телендә басылып чыгуы теориянең бөтен дөнья химиклары арасында киң танылуына, химик төзелеш теориясен эшләүдә А.Бутлеровның өстенлегенә китерә.

Петербург университетында

Петербург университетында А.Бутлеров чиксез углеводородлар өлкәсендәге тикшеренүләрен дәвам итә. Этилен углеводородларының гидратлашу реакциясен (химик В.Горяинов белән берлектә) ача һәм беренче мәртәбә шушы ысул белән этил спиртын таба.

Изобутиленның тыгызлану (полимерлашу) шартларын җентекләп өйрәнә, триизобутилин таба; катализатор сыйфатында фторлы бор кулланып, пропиленны тыгызлый.

Бу хезмәтләре бүгенге сәнәгый әһәмиятле химия җитештерүенә нигез була (этил спирты, бутилкаучук, югарыоктанлы ягулык).

1879 елда Бутлеров Петербург университетында «Соңгы кырык елда химия үсешенең тарихы» дигән махсус лекцияләр курсын укый.

Гыйльми-җәмәгать эшчәнлеге

Актив гыйльми-җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнә: Санкт-Петербург Югары хатын-кызлар курсларын оештыруда катнаша, аның тыңлаучылары өчен химия лабораториясен оештыра, түләүсез укыта, курсларга күп тапкыр акчалата ярдәм күрсәтә.

Рус химия җәмгыятенең эшчәнлегендә катнаша, 1878–1882 елларда аның президенты була.

А.Бутлеров – Казан химия фәнни мәктәбенә нигез салучы

А.Бутлеров – Казан химия фәнни мәктәбенә нигез салучы һәм аның җитәкчесе. Бу мәктәпнең иң күренекле вәкилләре – Бутлеровның үз шәкертләре һәм аның шәкертләренең шәкертләре: В.В.Марковников, А.М.Зайцев, Ф.М.Флавицкий, Е.Е.Вагнер, С.Н.Реформатский, А.Н.Попов, А.Е.Арбузов һәм башкалар.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшчәнлеге

Бутлеров авыл хуҗалыгының гамәли мәсьәләләренә дә күп игътибар бирә. Үзенең Бутлеровкадагы утарында умартачылык, бакчачылык, чәчәк үстерү белән шөгыльләнә; җирле крәстияннарны дәвалый.

Умартачылык буенча «Умарта корты, аның тормышы һәм нәтиҗәле умаартачылыкның төп кагыйдәләре» («Пчела, ее жизнь и главные правила толкового пчеловодства») дигән беренче хезмәтен 1871 елдан үзе әгъза булып торган Ирекле икътисади җәмгыять басмасында чыгара.

Россиядә рациональ умартачылыкны үстерүгә зур әһәмият бирә, бүгенге көндә дә үзенең әһәмиятен югалтмаган «Умарта кортларын карау» («Как водить пчел», 1885; 12 нче басма, 1929) брошюрасын яза.

Истәлек

Александр Бутлеров. Спиритик төшләр. 2009

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе

А.Бутлеровның тууына 100 ел тулу уңаеннан Казан университеты каршында аның исемендәге Химия фәнни-тикшеренү институты оештырыла.

Казанның бер урамы аның исемен йөртә.

Галимнең тууына 150 ел тулу уңае белән Казанның Пушкин урамындагы скверында Бутлеровка һәйкәл куела (скульптор Ю.Г.Орехов, архитектор В.А.Петербуржцев һәм А.В.Степанов).

Хезмәтләре

Избранные работы по органической химии. М., 1951.

Сочинения: в 3 т. М., 1953–1958.

Әдәбият

Гумилевский Л. Александр Михайлович Бутлеров. 1828–1886. М., 1951.

Быков Г.В. Александр Михайлович Бутлеров. М., 1961.

Гречкин Н.П. Александр Михайлович Бутлеров (его жизнь и деятельность в Казани) // Рассказы о казанских учёных. Казань, 1983.

Полищук В. Бутлеровский рецепт. М., 1984.