1776 елның 6 (17) сентябре, Германия, Нассау кенәзлеге, Герборн шәһәре – 1846 елның 24 апреле (6 мае), Казан. 

Герборн академиясен (1795), Гёттинген университетын (1797) тәмамлый, медицина докторы дәрәҗәсен Марбург университетында ала.

1800 елдан Санкт-Петербургта. 1801 елда Россиянең көнчыгыш өлеше буйлап ботаника экспедициясендә катнаша.

1804 елда Кытайдагы рус илчелегенә табиб итеп алына һәм 1805 елның җәендә узып барышлый Казанда була.

1805 елның 4 сентябрендә Казан университетының табигыять фәннәре тарихы һәм ботаника кафедрасына ординар профессор итеп билгеләнә.

Аның ботаника буенча лекцияләр программасына студентлар белән Казан тирәсенә чыгып йөреп кайтулар да керә (бу турыда элекке студент С.Т.Аксаков «Күбәләкләр җыю» («Собирание бабочек») хикәясен яза, 1858).

К.Фукс тарафыннан эшләнгән биологик белем бирү системасы университетта хәзергәчә гамәлдә.

Аның акчасына университет каршында Казандагы беренче ботаника бакчасы оештырыла, парниклар һәм теплицалар төзелә; 1808 елда бакчада үләннәрнең – 178, куакларның – 46 һәм агачларның 22 төре исәпләнә.

1829 елда Кабан күле буенда яңа бакча төзү белән шөгыльләнә.

К.Фукс Казан университетында табигыять фәннәренә нигез салучы булып исәпләнә. 1818 елда ул патология, терапия һәм клиника кафедрасы мөдире итеп билгеләнә, Казан университетында дәвалау буенча белем бирүне башлап җибәрә, 1819 елдан университет клиникасын җитәкли. Аның башлангычы белән авыруларны стетоскопик күзәтү ысулы кертелә.

К.Фуксның медицина-география һәм медицина-статистика тикшеренүләре аны төбәк тарихчысы, галим буларак таныта. Ул 1812 елдан «Казанские известия» газетасында Казанда яшәүче халыкның сәламәтлеге хакында хәбәрләр бастыра.

Россиядә беренчеләрдән булып һөнәри авыруларга багышланган тикшеренүләр үткәрә. «Урал тау сәнәгате эшчеләренең авырулары хакында» («De morbis incolarum montium Uralensium», 1824) хезмәтендә тау сәнәгате эшчеләре тормышының һәм хезмәтенең гаять авыр шартларын сурәтли (Германиядә яңадан бастырыла һәм «Россиянең медицина географиясе»нә әһәмиятле өлеш кертү буларак бәяләнә).

К.Фукс медицина этнографиясен барлыкка китерүче дә. Ул беренче булып төрле халыкларның көнкүреше һәм яшәү рәвешендә авырулар килеп чыгуга сәбәпче булган үзенчәлекләргә игътибар җәлеп итә. Россиядә беренче холера (ваба) эпидемиясе вакытында (1829–1831) әлеге авыруны дәвалау ысулларын эшли, терапиясенә мөһим төзәтмәләр кертә.

К.Фукс – илдә бальнеология фәнен башлап җибәрүчеләрнең берсе: 1811 елда ул беренчеләрдән булып Сергиевск минераль сулары үзлекләрен һәм авыруларны дәвалаганда аларны куллану алымнарын җентекләп тасвирлый.

Факультет деканы итеп сайлана, ректор була (1823–1827, бүленеп).

1833 елда отставкага чыга, медицина практикасы, фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнә.

«Казан шәһәренең кыскача тарихы» («Краткая история города Казани») китабы авторы.

К.Фуксны Казан татарларының көнкүрешен һәм мәдәниятен беренче булып өйрәнүче дип саныйлар. 1814 елда этнографиягә караган мәкаләләрен бастыра башлый, «Казан татарлары статистик һәм этнографик нисбәттән» («Казанские татары в статистическом и этнографическом отношениях», 1844) китабы күпьеллык тикшеренүләренең нәтиҗәсе булып тора.

К.Фукс – Казан журналистикасына нигез салучы. 1811 елдан аның турыдан-туры катнашында беренче җирле «Казанские известия» газетасы бастырыла башлый.

1828 елдан «Прибавление к Казанскому вестнику» газетасының актив авторы була. Бу матбугат басмасында аның сәнәгать предприятиеләре, алар җитештергән товарларның ассортименты һәм характеры турында тулы мәгълүмат бирелгән «Казан губернасындагы барлык фабрика һәм заводларга статистик күзәтүләр» («Статистические обозрения всех в Казанской губернии находящихся фабрик и заводов») мәкаләсе басыла.

1830–1840 елларда Фукс һәм аның хатыны Александра Андреевна йорты шәһәрнең фәнни һәм әдәби тормыш үзәге булып тора (1821 елда К.Фукс Казан шагыйрәсе А.А.Апехтинага өйләнә; кара: Фукс Александра Андреевна).

Әдәби кичәләрдә шул заманның күп кенә күренекле шәхесләре: Е.А.Боратынский, Э.П.Перцов, Н.И.Лобачевский һәм башкалар катнаша.

1833 елда Фукслар йортында А.С.Пушкин да була.

Санкт-Петербург Медик-филантроплар комитеты (1804), Мәскәү табигатьне өйрәнүчеләр җәмгыяте (1807), Санкт-Петербург Фармацевтлар җәмгыяте (1819) һәм башкалар әгъзасы.

К.Фуксның укучылары арасында С.Т.Аксаков, В.И.Тимьянский, Н.А.Скандовский, Н.И.Второв бар.

Бүләкләре

II дәрәҗә Изге Анна, шул ук орденга тәгаенләнгән алмаз бизәнү әйберләре, IV дәрәҗә Изге Владимир орденнары белән бүләкләнә.

Карл Фукс. 2009

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе

Истәлеге

Казанда бер урам һәм Казансу елгасы буендагы сквер (шунда аңа һәйкәл куела, 1996) К.Фукс исемен йөртә.

Әдәбият

Лаврский К.В., Пономарёв П.А. К.Ф.Фукс и его время // Казанский литературный сборник. Казань, 1878.

Гарзавина А.В. В Казань, профессору К.Ф.Фуксу... Казань, 1987.

Памяти профессора К.Ф.Фукса. Казань, 1996.

Карл Фукс о Казани, Казанском крае: Труды. Документы, Воспоминания. Исследования. Казань, 2005.

Автор – А.В.Гарзавина