Оешуы

АТЭҖ оештыру турындагы карар Дүртенче археология съездында (Казан, 1877 елның июле – августы) кабул ителә, оештыручылар (арада И.А.Бодуэн де Куртенэ, Н.Я.Агафонов, Н.П.Загоскин, В.В.Радлов) һәм Устав әзерләү комиссиясе тәгаенләнә.

Нигезләү вакыты булып 1878 елның 18 марты исәпләнә – бу көндә халык мәгарифе министры Җәмгыятьнең уставын раслый.

Максаты

Җәмгыятьнең максаты – «элеккеге Болгар-Хәзәр һәм Казан-Әстерхан патшалыклары җирлегендәге рус һәм башка халыкларның үткәнен һәм бүгенгесен өйрәнү».

1897 һәм 1917 елларда Уставка өйрәнү өлкәсен киңәйтүне күздә тоткан төзәтмәләр кертелә: Себер һәм Урта Азия территорияләрен өйрәнү, гомуми тарих мәсьәләләре өстәлә. Шул ук вакытта АТЭҖнең төп максаты булып Казан төбәген һәм Көнчыгыш Россияне өйрәнү мәсьәләләре кала.

Идарә

Җәмгыятьнең эшләре белән Совет (ике елга сайлана) идарә итә, аның составына рәис, аның иптәше (урынбасары), 5 әгъза, сәркәтип һәм казначы керә.

АТЭҖ рәисләре:

П.Д.Шестаков (1878–1883, 1886), Казан уку округы попечителе;

университет профессорлары С.М.Шпилевский (1884–1885),

Н.Н.Булич (1887),

Н.А.Фирсов (1888–1896),

Ф.Г.Мищенко (1896–1898),

Н.Ф.Катанов (1898–1914),

М.М.Хвостов (1914–1918),

Б.Ф.Адлер (1918–1922),

К.В.Харлампович (1922–1924),

Н.Н.Фирсов (1924–1930).

Җәмгыять әгъзалары

АТЭҖнең беренче әгъзалары булып аның 40 оештыручысы сайлана. Совет җәмгыятьнең утырышларын уздыра (елга 4 мәртәбә чамасы).

Җәмгыять эшчәнлеге дәверендә 600 дән артык кеше аның әгъзасы булып тора, ягъни елга 100 дән 200 гә кадәр кеше сайлана.

Әгъзалык берничә категорияне колачлый.

Хакыйкый әгъзалар, җәмгыять эшчәнлегендә катнашу дәрәҗәсе һәм хезмәтләре исәпкә алынып, ике әгъзаның тәкъдиме буенча гомуми җыелышта сайлана. Алар әгъзалык взнослары (елга 10 сум, соңрак 5 сум) түләргә тиеш булалар.

Җәмгыять өчен файдалы мәгълүматлар тапшырырга әзер һәркем әгъза-хезмәткәр буларак кабул ителә.

Шәрәфле әгъзалар булып сайланган атаклы Россия һәм чит илләр галимнәре: Г.Алквист, И.П.Аспелин, О.Доннер, Д.Н.Анучин (Финляндия), Ф.И.Буслаев, А.Ф.Бычков, Ф.А.Бюлер, В.П.Васильев, Р.Вирхов, И.И.Срезневский, А.И.Соболевский, В.Г.Тизенгаузен, А.С.Уваров, П.С.Уварова, Л.Х.Штида (Германия), В.В.Латышев, Л.Н.Майков, Леон де Рони (Франция) һ.б.

Җәмгыятьнең әлеге дәрәҗәгә лаек булган, фән үсешенә өлеш керткән әгъзалары: Н.Я.Агафонов, А.И.Александров, Н.Ф.Высоцкий, Н.П.Загоскин, И.А.Износков, Н.Ф.Катанов, Д.А.Корсаков, П.И.Кротов, Н.П.Лихачев, А.Н.Островский, П.А.Пономарёв, Г.Н.Потанин, И.Н.Смирнов, А.А.Спицын, Н.Н.Фирсов, П.Д.Шестаков, С.М.Шпилевский, А.А.Штукенберг.

Зур күләмдә акча яки фәнни коллекцияләр иганә кылган затларга, мәсәлән, А.С.Аитовка, А.А.Кекинага, С.И.Порфирьевка, Е.А.Толмачёвага, В.А.Унженинга, М.В.Шимановскийга ярышчы әгъза исеме бирелә.

Җәмгыять составына күп кенә күренекле галимнәр керә, алар арасында Петербург Фәннәр академиясенең (соңрак СССР Фәннәр академиясе) 43 әгъзасы, Казан университетының 70 тән артык профессоры, Казан руханилар семинариясенең 9 профессоры, югары уку йортларының дистәләрчә укытучысы, профессор стипендиатлары була.

АТЭҖ эшчәнлегендә гуманитар (филология, тарих, хокук, фәлсәфә), табигый һәм төгәл (геология, география, медицина, математика һ.б.) фәннәр вәкилләре катнаша.

Профессиональ фәнни хезмәткәрләрдән тыш аның эшендә урта уку йортлары укытучылары (П.А.Пономарёв, Н.К.Горталов, М.Е.Евсевьев, А.И.Емельянов, С.И.Порфирьев һ.б.), Халык мәгариф министрлыгы карамагындагы инспекторлар һәм башка хезмәткәрләр (А.Е.Алекторов, Н.А.Бобровников, В.Л.Борисов, И.А.Износков, В.А.Казаринов, В.К.Магницкий һ.б.), халык училищеләре укытучылары (Г.Әхмәров, Н.Е.Ефимов, К.С.Рябинский, И.В.Яковлев һ.б.) катнаша.

Укытучылар арасында чуаш һәм мари интеллигенциясе вәкилләре шактый була. Җәмгыять белән татар мәгърифәтчеләре дә (Ш.Мәрҗани, К.Насыйри һ.б.) актив хезмәттәшлек итә.

Җәмгыять әгъзаларының 60%ы чамасы халык мәгарифе өлкәсендә һәм фәнни учреждениеләрдә эшли, арада мәхкәмә, хакимият, финанс, медицина органнары хезмәткәрләре, чиркәү вәкилләре, хәрбиләр, җирбиләүчеләр, сәүдәгәрләр һ.б. да була.

АТЭҖнә 20 дән артык хатын-кыз (В.Д.Корсакова, Р.А.Нелидова, Н.В.Троицкая, П.С.Уварова, М.С.Гобәйдуллина, Л.И.Вараксина һ.б.) керә.

Совет чорында җәмгыятьнең составы бертөрлерәк сыйфат ала – ул башлыча фәнни учреждениеләр һәм югары уку йортлары хезмәткәрләреннән тора.

Эшчәнлеге

АТЭҖ әгъзаларының яшәү географиясе өйрәнелүче территориягә туры килә, ләкин аның белән генә чикләнми, Россиянең башка төбәкләрен һәм чит илләрне дә (Финляндия, Франция, Бельгия, Германия, Швеция, Англия, АКШ) колачлый.

Җәмгыятьнең эшчәнлеге җирле һәм башкала архивларында, китапханәләрендә, музейларында һәм шәхси җыелмаларда сакланган археологик, тарихи һәм этнографик материалларны эзләп табу һәм фәнни әйләнешкә кертүгә юнәлдерелә. Бу исә библиографик чыганакларны өйрәнү, историографик характердагы эшләрне күздә тота.

Җәмгыятькә киң җәмәгатьчелек теләктәшлек һәм ярдәм күрсәтә: аңа түләүсез нигездә этнографик һәм археологик предметлар, кулъязмалар һәм басмалар, төрле табылдыклар, шәһәрлекләр, курганнар һәм башка төрле тарихи истәлекләр турында мәгълүматлар тапшырыла.

Еш кына җәмгыятькә һәвәскәр тарихчылар да материаллар җибәрәләр. Гомуми җыелышларда, әгъза булу-булмауга карамастан, һәркемнең дә катнашу хокукы була.

Төрле чорларда археологик истәлекләрне ачыклау һәм өйрәнү белән Н.Ф.Высоцкий, И.А.Износков, В.А.Казаринов, П.И.Кротов, А.Ф.Лихачёв, Н.П.Лихачёв, П.А.Пономарёв, В.Ф.Смолин, А.А.Спицын, М.М.Хомяков, М.Г.Худяков, С.М.Шпилевский, А.А.Штукенберг һ.б. шөгыльләнә.

1907 елда, Казан губернасының археологик картасын төзү бурычы көн тәртибенә чыгарылганнан соң, бу эш максатчыл төс ала; картаны төзү буенча П.Н.Кротов рәислегендә махсус комиссия оештырыла.

АТЭҖнең төп максатларының берсе Болгар шәһәрлеген саклап калу була; император Александр II нең 1880 елның 9 июнендә чыккан указы нигезендә аның бер өлеше (852 кв. сажин) шундагы истәлекләр белән бергә җәмгыять карамагына тапшырыла.

40 ел дәвамында җәмгыять Кара пулат, Кече манара һ.б. объектларның сакланышын күзәтчелектә тота, даими рәвештә аларны ремонтлый, археологик табылдыкларны җыя, очраклы рәвештә табылган әйберләрне җирле крәстияннәрдән сатып ала.

Фән өчен халык тормышының үзенчәлекле сыйфатларын һәм күп гасырлык традицияләрне теркәп калу омтылышы Идел буе, Урал алды, Оренбург крае, Себер, Төркестан халыкларының этнографиясенә нисбәтле күпсанлы хезмәтләрне нәшер итүдә чагыла (Г.Н.Әхмәров, Н.И.Воробьёв, Н.Ф.Катанов, Я.Д.Коблов, Г.И.Комиссаров, Д.К.Зеленин, С.М.Матвеев, В.К.Магницкий, Н.В.Никольский, И.Н.Смирнов һ.б.).

Аларның иң мөһимнәрендә, аерым алганда, И.Н.Смирновның «Чирмешләр», «Вотяклар», «Пермяклар», «Мордва» («Черемисы», «Вотяки», «Пермяки», «Мордва») хезмәтләрендә халыкның тарихи тамырлары, аның үткән чорларда һәм хәзерге вакытта таралып урнашуы, күрше халыклар белән багланышлары, дәүләт хакимиятенең халык язмышына йогынтысы мәсьәләләре яктыртыла.

Н.Ф.Высоцкий, М.М.Хомяков антропология мәгълүматлары ярдәмендә Идел буе халыкларының килеп чыгышы мәсьәләләрен хәл итәргә омтылалар.

АТЭҖнең аеруча мөһим бурычы халык авыз иҗаты үрнәкләрен – җырларны, әкиятләрне, табышмакларны һәм риваятьләрне барлаудан гыйбарәт була. Текстлар тикшерелә һәм үзара чагыштырып өйрәнелә, алар берничә вариантта: оригинал телендә, академик фәндә кабул ителгән махсус билгеләр белән фонетик рәвештә, рус теленә тәрҗемәдә нәшер ителә. Төрле халыкларның авыз иҗаты әсәрләре чагыштырыла.

Бу юнәлештә Н.И.Ашмарин, А.А.Диваев, М.Е.Евсевьев, М.И.Извощиков, Н.Ф.Катанов, К.Насыйри, П.А.Поляков, К.С.Рябинский, Н.Я.Саркина һ.б. эшлиләр.

Гомумроссия характерындагы аерым темалар тикшерелә. Гомуми тарихка нисбәтле хезмәтләр азчылыкны тәшкил итә (Н.А.Васильев, Н.П.Грацианский һ.б.).

Казан төбәген өйрәнгәндә төп игътибар документларны һәм чыганакларны ачыклауга һәм нәшер итүгә бирелә. Хезмәтләрдә край белән идарә итү, җир-милек мөнәсәбәтләре, социаль-икътисади һәм мәдәни тормыш, христианлык тарихы мәсьәләләре күтәрелә, халык хәрәкәтләре өйрәнелә. Бу мәсьәләләр буенча В.Л.Борисов, Н.К.Горталов, Д.А.Корсаков, Н.Ф.Катанов, Е.А.Малов, Н.М.Петровский, И.М.Покровский, П.А.Пономарёв, А.И.Соколов, С.И.Порфирьев, К.В.Харлампович һ.б.ның хезмәтләре дөнья күрә.

АТЭҖ әгъзалары шулай ук сынлы сәнгать, декоратив-гамәли сәнгать һәм архитектура, халык музыка мәдәнияте истәлекләрен дә өйрәнәләр. Җәмгыять басмалары арасында тел тарихы, диалектология, палеография, текстологиягә нисбәтле хезмәтләр бар.

АТЭҖ каршында кулъязмалар һәм актлар бүлеге булган гаять бай китапханә, археология, нумизматика һәм этнография коллекцияләрен үз эченә алган музей оештырыла. Соңрак бу җыелмалар Казан университетының Фәнни китапханәсе һәм Татарстан Республикасы музейлары составына керәләр.

Россиянең һәм чит илләрнең күп кенә җәмгыятьләре, учреждениеләре, институтлары, журнал редакцияләре (160 лап берәмлек) белән җәмгыять басмалар алмашына.

АТЭҖ Россиянең иң танылган һәм абруйлы фәнни җәмгыятьләренең берсе була. Аның әгъзаларының хезмәтләре «Известия Общества археологии, истории и этнографии при Императорском Казанском университете» («Казан университеты каршындагы археология, тарих һәм этнография җәмгыяте хәбәрләре») һ.б. журналларда нәшер ителә.

Финанслау

Әгъзалык взносларыннан, җәмгыять басмаларын сатудан һәм лекцияләр, күргәзмәләр уздырудан кергән акча гына җитеп бетми, шуңа күрә җәмгыять эшчәнлеген финанслауда дәүләт ярдәменең әһәмияте зур була.

Казан университеты китапханә, музей һәм АТЭҖ җыелмалары өчен бүлмәләр биреп тора, ел саен 13,5 табак (1892 елдан – 20 табак) күләмендә бушлай «Хәбәрләр» бастыру мөмкинлеге тудыра.

Казнадан «Борынгы Болгар шәһәре калдыкларын саклау» (1882–1917 елларда ел саен 300 сум), нәширлек эшчәнлеге өчен (1898–1912 елларда ел саен 600 сум), шулай ук 1914 елның 21 июнендә кабул ителгән закон нигезендә университет типографиясе бурычын каплау өчен бер мәртәбә 4000 сум, 1915–1917 елларда ел саен 1000 сум күләмендә пособие, 1912 елдан 4 елга каралган фәнни тикшеренүләр максатында ел саен 500 сум пособие (нәтиҗәдә 1913–1916 елларда Болгар һәм Биләр шәһәрлекләрендә археологик казу эшләре башкарыла) түләнә.

Совет чорында

Совет чорында фәнни-тикшеренү эшләре өчен акча бирү туктала, секретарь, редакция хезмәтенә түләү, музейны һәм китапханәне тәртиптә тоту өчен генә бераз акча бирелә.

1919 елның көзеннән Болгар шәһәрлеген кайгыртуны дәүләт органы – Музей эшләре һәм истәлекләрне саклау буенча Казан бүлеге үз өстенә ала.

«Хәбәрләр»не нәшер итү хәзер тулысынча партия-дәүләт органнарына бәйле була. Алар теләгән очракта басылган тиражны тоткарлый, журналны нәшер итүне туктата алалар.

Җәмгыятьнең бәйсез, оппозицион карашта торган җитәкчелеге хакимиятне канәгатьләндерми, 1924 елның сентябрендә ОГПУның Татарстан бүлеге аңа каршы эш ача, тикшерүләр вакытында җәмгыять рәисе К.В.Харлампович кулга алына һәм Көнчыгыш Казакъстанга сөрелә, Совет әгъзаларын тентүләр, сорау алулар була.

АТЭҖ җитәкчелегенең яңа составы (профессорлар Н.Н.Фирсов, Г.С.Гобәйдуллин, М.К.Корбут һ.б.) җәмгыять эшчәнлеген совет дәүләте чынбарлыгына яраклаштырырга омтыла, бу исә докладларның һәм басмаларның тематикасында чагылыш таба (революция, В.И.Ленинның тормышы һәм эшчәнлеге, эшчеләр һәм крәстияннәр хәрәкәте, декабристлар, тарихчы-демократ А.П.Щапов карашлары белән бәйле мәсьәләләр һ.б.).

Җәмгыятьнең 50 еллыгын бәйрәм итү (1927–1928) белән бәйле рәвештә аның әгъзаларының саны шактый арта.

1920–1930 еллар чигендә сәяси басым һәм репрессияләр кискен катгыйланган шартларда АТЭҖнең җитәкчеләре һәм актив әгъзалары марксизмга каршы булган, буржуаз, милләтчелек карашлары алып баруда гаепләнәләр, кайбер әгъзалар кулга алына.

1930 елда җәмгыятьнең эшчәнлеге туктала, 1931 елның февралендә АТЭҖ ябыла.

«Хрущев җепшеклеге» елларында АТЭҖне яңадан торгызу омтылышы ясала. РСФСР югары һәм махсус урта белем бирү министрының 1960 елның 12 апрелендә чыгарылган фәрманы нигезендә Оештыру комитеты төзелә, аның составына М.И.Абдрахманов, Н.И.Воробьёв, Г.Н.Вульфсон, С.И.Даишев, И.М.Ионенко, И.М.Климов, Ш.Ф.Мөхәммәдьяров, Р.И.Нәфыйгов, Е.И.Устюжанин, А.С.Шофман, И.Н.Юдин, Н.М.Силаева керә.

Комитет «Тарих-археология җәмгыяте уставының проекты»н әзерли һәм бастырып чыгара (1961).

1962 елның апрелендә оештыру съезды була, анда университет каршында АТЭҖн торгызу турында карар кабул ителә. 160 кеше оештыручы-әгъза (Казанда, Мәскәүдә, Ленинградта, шулай ук Идел-Урал төбәгендә эшләп килгән югары уку йортлары укытучылары, фәнни-тикшеренү институтлары, архивлар, музейлар һ.б. учреждениеләр хезмәткәрләре) булып теркәлә.

Җәмгыятьнең максаты дип Идел буе һәм Урал алды халыкларының тарихын, археологиясен, этнографиясен өйрәнү, фән казанышларын пропагандалау игълан ителә.

Җәмгыятьнең эшчәнлеге белән Н.И.Воробьёв рәислегендәге совет һәм И.М.Ионенко рәислегендәге редколлегия җитәкчелек итә.

1963 елда «Тарих, археология һәм этнография җәмгыяте хезмәтләре»нең беренче томы чыга, тиздән аның барлык тиражы аңлатусыз-нигезсез китапханәләрдән һәм шәхси затлардан җыеп алына һәм юк ителә. Җәмгыятьнең эшчәнлеге туктатыла.

Әдәбият

Краткий очерк 8-летней деятельности Казанского общества археологии, истории и этнографии и его задачи. Казань, 1886.

Ильинский Л.К. Общество археологии, истории и этнографии при Казанском университете // Краеведение. 1929. № 9.

Пионтковский С. К 50-летию Казанского общества археологии, истории и этнографии // Историк-марксист. 1929. Т. 11.

Зайцев А.В. Исторические учреждения Республики Татарстан в 20–30-е годы XX века. Казань, 1998.

Сидорова И.Б. Поступают «сведения о группировке черносотенного элемента в Обществе археологии, истории и этнографии при Казанском университете» (ОАИЭ в первые годы Советской власти. 1917–1924 гг.) // Гасырлар авазы – Эхо веков, 2003. № 3–4.

Сидорова И.Б. Общество археологии, истории и этнографии при Казанском университете: Основные этапы истории // Краеведческие среды. Материалы заседаний, прошедших в Национальном музее Республики Татарстан в 2003 г. Казань, 2004.

125 лет Обществу археологии, истории и этнографии при Казанском университете. Проблемы историко-культурного развития Волго-Уральского региона: в 3ч. Казань, 2004.

История и историки в Казанском университете: к 125-летию Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете: сборник научных статей и сообщений. Казань, 2005.

Автор – И.Б.Сидорова