Лихачев А.Ф. Виолончельче Л.Фрисман портреты. 1881

Катыргы, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Биографиясе

1832 елның 4 июле, Казан губерниясе, Спас өязе Полянки авылы – 1890 елның 11 августы, шунда ук. 

Дворяннар нәселеннән. И.Ф.Лихачёвның энесе.

1853 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, Казан губернаторы канцеляриясендә эшли.

1858 елда отставкага чыкканнан соң (авыруы сәбәпле), үзен төбәк нумизматикасын, археологиясен һәм этнографиясен өйрәнүгә багышлый.

Лихачев А.Ф. Зефир. ХIХ йөзнең икенче яртысы

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Эшчәнлеге

Лихачев озак вакыт Болгар шәһәре хәрабәләреннән ерак булмаган туган авылында яши. Казан төбәгендә алып барылган казу эшләре вакытында табылган, палеолит дәвереннән XVI йөзгә кадәрге чорларга караган археологик табылдыкларны, шулай ук борынгы Мисыр ядкәрләрен җыя; аның тарафыннан 25 мең берәмлеккә якын акча һәм медаль, Идел буе халыкларының мәдәнияте һәм көнкүреше предметлары, төрле илләрдән һәм Шәрекътән китерелгән Европа һәм рус осталарының күп кенә картиналары туплана.

1860–1870 елларда тупланмаларын тулыландыру максаты белән берничә тапкыр Германиядә, Франциядә, Италиядә була.

Сынлы сәнгать белән шөгыльләнә, В.Г.Перов, И.И.Шишкин һәм башка рәссамнар белән аралаша.

Язучылар В.И.Панаев, Д.В.Григорович, шулай ук Н.А.Некрасов белән языша.

1, 2, 4 һәм 6 нчы Бөтенроссия археология съездларында катнаша. Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятен (1878) оештыручыларның берсе.

Борынгы ядкәрләрне өйрәнү нәтиҗәсендә ул беренчеләрдән булып Казан төбәге территориясендәге таш һәм бронза гасырлар истәлекләрен аерым бүлеп чыгару мәсьәләсен куя, татар халкының килеп чыгышы мәсьәләсендә татар мәдәниятенең болгар мәдәниятенә карата варислык бәйләнешенә нигезләнгән теорияне алга сөрә.

Идел буе Болгар дәүләте мәдәнияте буенча хезмәтләр («Идел Болгары тарихы» – «История Волжской Булгарии», басылмаган), акча хәзинәләре турындагы мәкаләләр авторы.

Рус археология җәмгыятенең хакыйкый (1886) һәм Мәскәү археология җәмгыятенең мөхбир әгъзасы (1865).

Вафатыннан соң И.Ф.Лихачев аның тупланмасын (40 меңнән артык предмет) хатыныннан сатып ала һәм шәһәр карамагына тапшыра, ул Казан шәһәр фәнни-сәнәгать музееның нигезен тәшкил итә.

Соңрак тупланма төрле саклау урыннарына (ТР Милли музее, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее, Казан университетының археология музее) тарала.

Лихачевның архивы Казан университетының Фәнни китапханәсендә саклана.

Андрей Лихачев. 2009

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе

Хезмәтләре

Альбом археологических находок. Казань, 1868.

Бытовые памятники Великой Булгарии // Труды 2 археологического съезда. 1876. Т. 1.

Новый клад джучидских монет. СПб., 1877.

Скифский след на Билярской почве // Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. 1884. Т. 2.

Следы бронзового века в Казанской губернии // Труды 7 археологического съезда. 1890. Т. 2.

Археологический атлас. Казань, 1923.

Лихачев А.Ф. Вазада чәчәк бәйләме. 1873

Катыргыга тарттырылган киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әдәбият

Трутовский В.К. А.Ф.Лихачёв: биографический очерк // Труды Московского нумизматического общества. 1898. Т. 1.

Худяков М.Г. А.Ф.Лихачёв как археолог // Казанский музейный вестн. 1922. № 2.

Измайлова С.Ю. А.Ф.Лихачёв как востоковед // Казанское востоковедение: Традиции, современность, перспективы. Казань, 1997.

Назипова Г.Р. Казанский городской музей: очерки истории 1895–1917 годов. Казань, 2000.

Авторлар: И.Л.Измайлов, С.Ю.Измайлова