Биографиясе

1926 елның 9 мае, Курск өлкәсенең хәзерге Солнцево районы Выползово авылы — 2012 елның 16 августы, Чаллы шәһәре.

1942 елда Болохов тау-һөнәр училищесен тәмамлаганнан соң, «Красногвардейскуголь» шахтасында (хәзер Тула өлкәсе) электромонтажчы булып эшли.

1958–1972 елларда Камышлы текстиль комбинатында (Сталинград өлкәсе) электрослесарь.

1972–1989 елларда «КамАЗ» ҖБнең Агрегат заводында көйләүче, кардан валлары җыю бригадасы бригадиры (1974 елдан). Мальнёв җитәкчелегендәге коллектив берничә тапкыр заводта, берләшмәдә «Иң яхшы бригада» исеменә лаек була. 1976 елда Мальнёв «КамАЗның иң яхшы эшчесе» исеменә лаек була.

1980–1985 елларда ТАССР ЮС депутаты.

Бүләкләре

Герой исеме зур йөк автомобильләрен җитештерүче Кама берләшмәсенең 2 нче чираты төзелешендә ирешкән уңышлары өчен бирелә.

Ике Ленин ордены, Октябрь Революциясе ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Чаллы шәһәренең мактаулы гражданы.

Әдәбият          

Герои Социалистического Труда Татарии: Док. очерки. К., 1984. Кн. 2;

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы — наши земляки. К., 2003.