Административ-территориаль буйсынуы

1910 елларда оештырыла. 1920 еллардан рәсми чыганакларда 2 торак пункт – Стекольный һәм Стекольный Завод, 1930 еллардан Югары Стекольный һәм Түбән Стекольный (1964 елның 23 апрелендә бер торак пункт буларак берләштерелә) буларак исәпләнә.

1920 елга кадәр поселок Казан губернасының Чистай өязе Иске Әлмәт волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Биләр, 1935 елның 10 февраленнән – Тельман, 1958 елның 16 июленнән – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән Нурлат районында.

Хәзер – Тимерлек авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда поселокта «Стекольный» колхозы оештырыла. 1950 елдан – Куйбышев исемендәге колхоз (үзәк утары – Югары Стекольный авылы; шулай ук Кирпичный авылы, Түбән Стекольный, Рождественский поселоклары хуҗалыклары керә),  1957 елдан – «Заря» (үзәк утары – Чуаш Тимерлеге авылы), 1959 елдан – «Заря коммунизма» (үзәк утары – Чуаш Тимерлеге авылы) колхозлары, 1969 елдан – «Мамык» совхозы (үзәк утары – Чуаш Тимерлеге авылы), 1994 елдан – «Мамык» крестьян хуҗалыклары ассоциациясе ярдәмче хуҗалыгы (элеккеге совхоз җирләре аңа карый), 2003 елдан – «Тимерлек», 2006 елдан – «Раздолье» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре, соңрак «Сөләйманов Ә.И.» крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.

1936 елдан поселокта Тельман урман хуҗалыгы конторасы, шулай ук киң куллану товарлары җитештерү цехы була. Цех 1959 елда – яңа гына оештырылган Тельман урман сәнәгате хуҗалыгына, 1963 елда Тимерлек урманчылыгы белән берләштерелгән Стекольный урманчылык пунктына бирелә. Аның конторасы поселокта 1987 елга кадәр тора.

Халык саны

1920 елда – 219,
1926 елда – 187,
1938 елда – 342,
1949 елда – 339,
1958 елда – 372,
1970 елда – 429,
1979 елда – 163,
1989 елда – 17,
2002 елда – 3 (руслар),
2010 елда – 1,
2021 елда – 4 кеше.