Биографиясе

1904 ел, Киев шәһәре – 1974 елның 18 июле, Баку шәһәре.

1925 елда скрипка һәм концертмейстерлык класслары буенча Киев консерваториясен тәмамлый, Житомир, Киев опера театрлары оркестрларында эшли, 1935 елдан дирижер.

Татар опера һәм балет театрының беренче музыка җитәкчесе һәм баш дирижеры (1938). Аның җитәкчелегендә театрда беренче мәртәбә Н.Җиһановның «Качкын», «Ирек» (1939, 1940), М.Мозаффаровның «Галиябану», Дж.Пуччининың «Чио-Чио-Сан» (икесе дә 1940 елда) опералары куела. Бергольц үзенең югары профессионализмы һәм башкару культурасы белән Татар опера һәм балет театры коллективының иҗади үсешенә өлеш кертә.

1943 елдан Свердловск опера һәм балет театры режиссеры, бер үк вакытта Свердловск консерваториясе профессоры. 1953 елдан – Самара, 1965 елдан Баку театрлары баш дирижеры. 1967–1974 елларда Азәрбайҗан консерваториясендә эшли.

Әдәбият

Шебуев Г.А. Воспоминания для будущего. Самара, 2002.