- РУС
- ТАТ
нәкышьче, график
1946 елның 17 августында БАССРның Ишембай шәһәрендә туа.
Ишембай шәһәрендә яши.
П.П.Беньков исемендәге Ташкент сәнгать училищесын тәмамлый (1972 ел).
Балалар сәнгать мәктәбендә укыта (1973–1978 еллар), бизәүче рәссам булып эшли (1978–1990 еллар).
Рәссамнар берлеге әгъзасы (1990 ел).
И.К.Газизуллинның нәкышь әсәрләрендә «классик» авангард сәнгате, аерым алганда, Д.Бурлюк, А.Тюлькин иҗатының йогынтысы сизелә. Гади сюжетларга корылган картиналарында гомумкешелек идеяләре чагылыш таба.
И.К.Газизуллин үз иҗатында татар халык традицияләренә таяна, фольклор әсәрләре образларына һәм көнкүреш сюжетларына мөрәҗәгать итә.
Әсәрләрендәге төсләр җыелмасы татар халык палитрасына, авыл йортлары бизәлешендә кулланылучы төсләр гаммасына кергән күк, ак, сары, яшел, кызгылт-көрән тоннардан гыйбарәт.
Күренекле офорт остасы И.К.Газизуллин графика әсәрләрендә социаль яктан калку образларның галереясын тудыра. Аларның капма-каршы перспективалы һәм яссы фонлы бай композициясе, сурәтләрнең катлаулы мозаикасы стильләштерүгә, форманың хисси символикасына нигезләнә, кешенең тереклек мохитен чалыш көзгедәге кебек чагылдыра.
Төп әсәрләре: нәкышь – «Кое янында» (1986 ел), «Бабай һәм бала» (1986 ел), «Онык» (1987 ел), «Язгы күренеш» (1988 ел), «Укучы кыз», «Тау юлы» (1989 ел), «Капка төбендәге әби» (1991 ел), «Картлач», «Гариф бабайны җирләү» һәм «Чәй табыны» (1990 ел); графика – «Кунакка бару», «Туу», «Агач янында» (барысы да – 1986 ел), «Ахшам намазы», «Эт һәм кош», «Өйгә кайту», «Җирләү» (барысы да – 1998 ел) офортлары; акварель – «Кыш», «Яз» (1988 ел) «Печәннән кайту» (1997 ел) һ.б.
1982 елдан – республика, 1987 елдан төбәкара, бөтенроссия, бөтенсоюз күргәзмәләрендә, «Инзер» (Уфа, 1989, 1993 еллар; Мәскәү, 1992 ел) һәм «Сары бия» (Мәскәү, 1991 ел; Йошкар-Ола, 1991 ел; Новосибирск, 1993 ел) иҗат төркемнәре составында, «Татарт» бөтентатар төбәкара күргәзмәсендә (С.-Петербург-Казан, 1991 ел), Урал станлы басма графика триенналесында (Уфа, 1995 ел – Көмеш медаль; 1998 ел); «Лесковас - 1997» халыкара басма графика бьенналесында (Югославия) катнаша.
Шәхси күргәзмәләре 1988 елда һәм 1996 елда Уфада уза.
Әсәрләре «Шәрекъ» фонды» АҖнең традицион һәм заманча сәнгать галереясында һәм «Урал» хәзерге заман сәнгате галереясында (Уфа), «Казан» милли мәдәният үзәгенең Милли мәдәният музеенда һәм башкалар саклана.
Гарбуз А. Заметки о современной живописи Башкирии // Искусство авангарда: язык мирового общения. Уфа, 1993;
Галерея традиционного и современного искусства фонда «Восток»: Каталог. Уфа, 1997.
Автор – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.