Биографиясе

1941 елның 24 октябре, БАССРның Ярмәкәй районы Усман-Ташлы авылы — 2017 елның 17 сентябре, Казан.

Казан педагогия институтын (1971), Дәүләт театр сәнгате институты (ГИТИС) каршындагы Югары театр курсларын (Мәскәү, 1979), Әдәбият институты каршындагы Югары әдәби курсларны (Мәскәү, 1983) тәмамлый.

1961–1963 елларда Октябрьский һәм Уфа шәһәрләрендәге заводларда слесарь булып эшли.

1971–1978 елларда Казанда яши, «Чаян» журналында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире. 1984–1985 елларда ТАССР Язучылар берлегенең Чаллы бүлекчәсе рәисе, 1985–1987 елларда Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары.

Иҗаты

Хәмид пьесаларының тематикасы — хәзерге татар авылы язмышы, кешенең туган нигезе белән элемтәсе өзелү («Майның унбишләрендә», 1984 тә куела; «Җиде баҗа», 1988 дә куела). Хәмид драмаларында геройларның үзара мөнәсәбәтләре һәм шәхси кичерешләре аша илдәге иҗтимагый-сәяси вакыйгалар чагыла: «Синең урыныңа кайттым» (1978 елда куела), «Китәм инде» (1983 елда куела), «Ике сәгать — бер гомер» (1985 елда куела) (барысы да — Татар академик театрында). 1970–1990 елларда популяр булган җитештерү темасына багышланган «Айсберг» («Әманәткә хыянәт», 1984 елда куела) пьесасында үз һөнәрләренә мөнәсәбәтләре аша геройларның әхлакый йөзе — характер ныклыгы, принципиальлек, таләпчәнлек, рухи тотнаклылык кебек сыйфатлары ачыла. «Идегәй» (Р.Мингалим белән берлектә, «Казан утлары» журналында басыла, 1995), «Хан кызы» (1998 елда куела) драмаларында татар халкының тарихы, атаклы тарихи шәхесләр гәүдәләндерелә.

Хәмид драмаларында хатын-кыз образлары аеруча зур роль уйный. «Пыяла кыз» (1979 елда куела), «Кайтыр идем» (1980 елда куела), «Язмышлар хәл ителгәндә» (1980 елда куела), «Каен җиле» (1984 елда куела), «Диде кардәш» (1985 елда куела), «Озын юлның тузаны» (1986 елда куела) пьесаларында бөек ана образлары тасвирлана.

Г.Исхакый әсәрләренә («Кәләпүшче кыз», «Ике йөз елдан соң инкыйраз») нигезләнеп язылган «Курчак туе» (М.Гыйләҗев белән берлектә, 2009 елда куела) пьесасында татар хатын-кызы язмышы ХХ йөз башы драматик вакыйгалары шартларында яктыртыла.

Геройларның психология портретын тулырак ачу, тормыштагы кайбер четерекле хәлләрне үтемлерәк яктырту өчен, Хәмид иҗатында татар драматургиясенә хас традицион һәм традицион булмаган сәнгатьчә сурәтләү чаралары (гипербола, гротеск, җанландыру, абсурд күренешләр, фарс, фантастика элементлары), модернизм (мифологема образлары, символик-метафорик мәгънә, шартлылык, һ.б.) һәм постмодернизм (уен, ирония, пародия, фрагментарлык, гиперреализм һ.б.) күренешләре оста файдаланыла.

«Ике сәгать — бер гомер» драмасында сугыш кешелекнең табигый үсешенә ят күренеш итеп күрсәтелә; «Көзнең соңгы яфраклары» (1996 елда куела), «Ирем китте войнага» (1998) пьесаларында тормышның фаҗигале яклары, «Иске йорт кешеләре» сатирик комедиясендә (1979 елда куела) һәм «Тигезәкләр» трагифарсында (2000 елда куела) җәмгыятьтәге әдәп-әхлак нормаларының юкка чыга баруы ачык сурәтләнә; «Чабаталы чәүчәләк» комедиясендә (2001) туган тел мәсьәләсе күтәрелә; «Җанкай улы Җанкыяр» трагифарсында (1998 елда куела), «Ак тамырлар иле» трагедиясендә (1989–1990) татар халкының милләт буларак юкка чыгуына китерергә мөмкин вазгыять — милли гореф-гадәтләрнең, буыннар арасындагы рухи бәйләнешнең югалуы, әхлакый нигезләрнең җуелуы тасвирлана.

Хәмид — балалар өчен язылган «Айдарның авыр көне» (1980), «Тәбе» (1982) һ.б. пьесалар; «Тукай» телефильмының (Г.Ахунов, Ә.Зарипов белән берлектә, Казан телестудиясе, 1991–1993) сценарий авторы.

Әдипнең сәхнә әсәрләре рус, башкорт, чуаш, кабардин, кыргыз, украин, грузин һ.б. телләргә тәрҗемә ителә.

Әсәрләре

Китәм инде: пьесалар. К., 1991.

Әдәбият

 Әдипләребез: Биобиблиогр. белешмәлек. К., 2009. Т. 2; 

Каюмова Г.И. Концепция личности в драматургии Ризвана Хамида и её художественное воплощение: Автореф. дис... К., 2007.