Биографиясе

1933 елның 23 августы, Киров өлкәсенең Вятка Аланы районы Түбән Шөн авылы – 2019 елның 16 феврале, Казан.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1958), «Совет Татарстаны» газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли.

1960–1977 елларда «Яшь ленинчы» газетасының, 1977–1988 елларда «Азат хатын» журналының баш мөхәррире.

Иҗаты

Производство алдынгылары, герой-аналар турындагы китапларның төзүчесе-авторы.

Балалар өчен хикәяләр яза, башка телләрдән әсәрләр тәрҗемә итә.

Очерклары, публицистик мәкаләләре балалар тәрбияләү, уку-укыту, гаилә мәсьәләләренә карый.

Бүләкләре

Халыклар дуслыгы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әсәрләр

Учаклар. Казан, 1974.

Тырыш хуҗалар илендә. Казан, 1976.