Чыгу урыны һәм вакыты

1906–1907 елларда Санкт-Петербургта гарәп телендә нәшер ителә, барысы 30 саны чыга.

Нашире һәм мөхәррире — Р.Ибраһимов.

«Бөтен дөнья мөселманнары, берләшегез!» лозунгы белән басыла.

Юнәлеше

Газетада зур игътибар халык мәгарифе мәсьәләләренә бирелә, мөселман уку йортларындагы уку процессын оештыру тәнкыйтькә дучар ителә.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2019. Т.6, Ч. 1;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.