Биографиясе

1576 ел, Мәскәү — 1646 елның 2 июне, шунда ук.

1594 елдан дәүләт эшендә һәм хәрби хезмәттә.

1602–1604 елларда  — Брянск, 1618 елда Можайск шәһәрләрендә воевода.

1605–1606 елларда Зур полк воеводасы, Ялган Дмитрий I янында кравчий һәм бояр.

1606–1607 еллардагы И.И.Болотников кузгалышын бастыруда катнаша.

1608–1610 елларда поляк илбасарларына каршы сугыша.

1610 елда боярлар хөкүмәте («җиде бояр») әгъзасы, 1611–1612 елларда илбасарлар гарнизоны белән Мәскәү Кремлендә «камалышта утыру» хәлендә була.

1620–1622 елларда Казанда воевода. 1619 елда — юлбасарлык эшләре, 1623–1628 елларда — качакларны эзләү эшләре, 1628–1631 елларда — ямчылык, 1634 елда биштән бер өлеш һәм бурыч акчаларын җыю приказлары башлыгы. 1626 елдан конюший. Бер үк вакытта Казан сарай идарәханәсен (1635–1643), Себер приказын (1637–1643) һ.б. җитәкли.

Әдәбият 

Корсакова В.Д. Список начальствующих лиц в городах теперешней Казанской губернии. К., 1908; Богоявленский С.К. Приказные судьи XVII в. М.–Л., 1946.

Автор — Е.Б.Долгов