Биографиясе

1913 елның 13 октябре, Екатеринбург шәһәре – 1973 елның 28 октябре, Мәскәү.

Казан университетын тәмамлый (1936 ел).

1936–1939 һәм 1941–1943 елларда Таҗикстан ССР Ленинабад шәһәренең геологик-разведка оешмаларында геолог, партия башлыгы; Кансай руда кырында һәм Карамазар руда төенендә кургаш-цинк чыганакларын эзләүдә һәм запасларын билгеләүдә катнаша.

1943 елдан Мәскәүдә: Төсле металлар халык комиссариатында өлкән геолог; Төсле металлар институтында укытучы, петрография кафедрасы мөдире (1946 елдан), П.Лумумба исемендәге Халыклар дуслыгы университетының петрография, минералогия һәм кристаллография кафедрасы мөдире (1961 елдан).

Карелия, Таймырның магматик формацияләрен һәм алар белән бәйле файдалы казылмалар ятмаларын тикшерә.

Таймыр ярымутравының беренче геологик карталарын төзи.

Хезмәтләре

Петрография магматических горных пород: Учеб. М., 1967;

Общие вопросы петрографии метаморфических горных пород. М., 1976.

Автор – Н.Н.Трофимов