Биографиясе

1811 елның 30 мае (11 июне), Свеаборг ныгытмасы, Бөек Финляндия кенәзлеге – 1848 елның 26 мае (7 июне), Санкт-Петербург.

Флот табибы гаиләсендә туа. Балачагы Пенза губернасының Чембар (хәзерге Белинский) шәһәрендә уза.

Мәскәү университетының тел белеме бүлегендә укый (1829–1832), аннан "Дмитрий Калинин" исемле крепостнойлыкка каршы драмасы өчен куыла.

1834 елдан "Телескоп" һәм "Молва" журналларында актив басыла, анда "Литературные мечтания" дигән беренче шактый зур мәкаләсен бастыра. 1839 елда Петербургка күчеп килә һәм "Отечественные записки" журналының әйдәп баручы тәнкыйтьчесе була, 1847 елдан "Современник" журналының тәнкыйть бүлеген җитәкли.

Үзенең күпсанлы мәкаләләрендә һәм күзәтүләрендә әдәбиятта реализм һәм "натурализм мәктәбе" принципларын эшли, халыкчанлыкны һәм гуманизмны сәнгатьлелекнең иң мөһим критерийлары буларак раслый.

Аның фәлсәфи карашлары немец идеализмы (Гегель) белән мавыгудан материализмга таба үзгәрә; социаль-фәлсәфи карашлары Россиянең киләчәген социаль гаделлек принциплары белән бәйли.

Күп кенә язучыларга (И.С.Тургенев, Ф.М.Достоевский, А.И.Герцен, Н.А.Некрасов һ. б.) гаять зур йогынты ясый.

Истәлеге

1948 елда Чембар шәһәре Белинский дип үзгәртелә.

Россиянең күп кенә шәһәрләрендә, шул исәптән Петербургта, Воронежда һәм Казанда урамнар аның исеме белән атала.