Авыл 1678 елдан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук кирпеч сугу кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында мәчет, мәктәп, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1645,9 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Мүлмә волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан Арча районында.

Хәзер Урта Аты авыл җирлеге составына керә.

1931 елда авылда “Кызыл Сәрдә” колхозы оештырыла, 1955 елда – Булганин исемендәге колхоз, 1957 елдан “Йолдыз” колхозы итеп үзгәртелә, 1959 елда берләштерелгән “8 март” колхозы составына керә, 1991 елда авыл “Сәрдә” колхозына аерылып чыга. 2002 елдан “Сәрдә” күмәк предприятиесе. Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда башлангыч мәктәп, балалар бакчасы (2004 елдан), мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2011 елдан) бар.

Авыл тирәсендә археология истәлеге – Урта Сәрдә авыллыгы табылган (Алтын Урдага кадәрге һәм Алтын Урда чорындагы болгар истәлеге).

Фотограф Шакиров Р.Н. Кызылсу елгасы. Татарстанның Арча районы Урта Сәрдә авылы янында

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Күренекле кешеләре

Р.Р.Рәхимов (1939–1984) – шагыйрь.

Халык саны

1782 елда – 20 ир заты;
1859 елда – 683,
1897 елда – 882,
1908 елда – 899,
1920 елда – 1056,
1926 елда – 974,
1938 елда – 971,
1949 елда – 760,
1958 елда – 612,
1970 елда – 567,
1979 елда – 480,
1989 елда – 334,
2002 елда – 302,
2010 елда – 279,
2015 елда – 271 кеше (татарлар).