1. Нинди дә булса принцип (тематика, жанр үзенчәлеге, идея-сәнгатьлелек, региональ һ.б.) буенча төрле авторларның әсәрләрен бергә туплаган, периодик рәвештә яки ара-тирә генә чыга торган җыентык.

2. Иҗтимагый эшчәнлеккә караган, кызыклы яки белешмәлек характерындагы мәгълүматлар тупланган периодик булмаган җыентык.

Барлыкка килүе

Урта гасырларда Европада гарәпләрдән кергән календарь-таблицалар, астрономик мәгълүматлар һәм астрологик искәрмәләр тупланган белешмәләр альманах дип аталган. Алар баштарак кулъязма рәвешендә йөргән. Альманах-календарьлар беренче басма әсәрләр булып тора (мәсәлән, «1448 ел өчен астрономик календарь» – «Астрономический календарь на 1448 год», И.Гутенберг).

XVI–XVII йөзләрдә альманах-календарьлар альманахка һәм календарьларга аерылалар. Альманахлар, башлыча, әдәби-нәфис әсәрләр җыентыгы булып, вакытлы матбугат яки аерым басма рәвешендә чыгарылган.

Беренче әдәби альманахлар Франциядә барлыкка килә («Альманах муз», Париж, 1764–1833); Россиядә чыккан беренче альманахлар булып Н.М.Карамзинның «Аглая» (1794–1795) һәм «Аониды» (1799) басмалары санала.

Казанда

Татар матбугатында ХХ йөз башына кадәр альманахлар мәҗмуга рәвешендә чыга («Мәҗмугыль-хикайәт», «Мәҗмуга-Дастан»). ХХ йөз башында татар телендә басылган беренче альманахларның берсе – «Миръат».

Казанда рус телендә беренче альманахлар XIX йөз ахыры – XX йөз башында чыга, бу яңа әдәби әсәрләрне бастыруның бер формасы булып тора. Бу елларда альманахларның ешрак басылуы цензураның аларга вакытлы матбугат басмаларына караганда кимрәк игътибар итүе белән аңлатыла.

Шул ук чорда Казанда рус телендә чыккан альманахлар: «Первый шаг. Провинциальный литературный сборник» (1876), «Казанский литературный сборник» (1876), »Литературный сборник «Волжского вестника» (1884, 1885, 1898, 1900), «Застенок» (1906), «Казанский раёшник» (1908), «Чайка» (1908), «Уклон» (1909), «Нео-футуризм» (1913), «Флейты осени» (1914).

Казанда чыккан кайбер альманахларда танылган авторларның да әсәрләре басыла. Мәсәлән, «На рассвете» (1910, нашире А.Ф.Мантель) альманахында шагыйрьләр А.Блок, М.Волошин, С.Городецкий, М.Кузьмин; рәссамнар А.Бенуа, И.Билибин, М.Врубель, С.Сомов әсәрләре дөнья күрә.

1905–1907 елларда шулай ук рәсми теркәлмәгән, гектографта басылган альманахлар һәм җыентыклар да чыгарыла.

1920–1930 елларда альманахлар күбрәк нәшер ителә. «Провинциальная муза» (1918), «К знанию» (1921), «Тараном слов» (1921), «Заповедь зорь» (1922), «Октябрь – детям» (1927), «Начало» (1936) һ.б.

Альманахларда әдәбияттагы агымнар төрлелеге, шулай ук иҗади эзләнүләр чагылыш таба. Казан график-рәссамнары берләшмәсе тарафыннан чыгарылган «Всадник» (№1–4, 1920–1923) ул еллардагы альманахларның яңа формасы булып тора.

1920 елларда татар телендә альманахлар «җыентык» буларак нәшер ителәләр: «Инкыйлаб чаткылары» (1920), «Безнең яшьлек» (1927), «Көрәш еллары» (1927) һ.б.

1930 елларда татар телендә басмалар альманах исеме белән чыгарыла башлый, аларда, башлыча, яшь язучыларның әсәрләре урын ала. Күпчелеге Казанда басыла: «Төзү көннәрендә» (1929), «Төзү баррикадаларында» (1931), «Удар забой» (1931), «Штурм» (1931), «Маневр» (1932), «Безнең яз» (1933), «Чәчәкләр» (1937), «Әдәби альманах» (1938), «Туган ил» (1938) һ.б.

Альманахлар Татарстаннан читтә дә нәшер ителә: «Үсү адымнары» (М., 1930), «13 рапорт» (Свердловск, 1931), «Атака» (Башкортстанның Дүртөйле авылы, 1934), «Яңа Урал» (Свердловск, 1934), «Үсү җыры» (Курган өлкәсенең Сафакүл авылы, 1934), «Үсәбез» (Оренбург, 1938) һ.б.

1930 еллар ахырыннан альманахларның әдәби процесстагы роле кими, алар сирәк чыгарыла. Сугыштан соңгы елларда ТАССР Язучылар берлеге «Үсү юлы», «Идел», «Әдәби Татарстан» («Литературный Татарстан»), «Әдәби Казан» («Литературная Казань») альманахларын чыгара.

ТАССР Язучылар берлегенең чуаш секциясе 1930 елларда чуаш телендә «Адым» («Утам»), 1960 елларда «Казан» («Хусан») альманахларын нәшер итә.

Әдәбият

Әдәбият баскычлары: Татар совет әдәбияты елъязмасы (1917–1973). Казан, 1976.

Литературно-художественные альманахи и сборники: Библиографический указатель: в 4 т. М., 1957–1960.

Смирнов-Сокольский Н.П. Русские литературные альманахи и сборники XVIII–XIX вв.: библиографический указатель. М., 1965.

Аристов В.В.,Ермолаева Н.В. Казанские сатириконы // Все началось с путеводителя...: поиски литературные и исторические. Казань, 1975.

Богомолов Н.К. Материалы к библиографии русских литературно-художественных альманахов и сборников. 1900–1937. М., 1994. Т. 1.

Автор – Р.А.Айнетдинов