Тарихы

XVIII йөзнең беренче яртысыннан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Кондралеева буларак та искә алына. 1860 елларга кадәр халкы алпавыт (XVIII йөздә алпавытлар арасында – П.В.Максимов, Ф.Пыхачёв, И.Суворова, XIX йөздә – Стрелковлар, Н.Зуева, Е.К.Жукова, Н.Л.Чудинов, М.Н.Кодралева булалар) һәм дәүләт (элекке йомышлы һәм керәшен татарлар) крестьяннары катлауларына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук он тарту тарала.

1864 елда яңа мәчет төзелә.

XX йөз башында авылда җирбиләүче С.С.Толстойның экономиясе була, мәдрәсә, 4 тегермән, 2 ярма яргыч, 4 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1476 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Мөслим волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан Чистай районында.

Хәзер Гаделша авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү чорында «Ярыш» колхозы оештырыла. 1959 елдан авылда – эреләндерелгән Тукай исемендәге колхоз (үзәк утары – Татар Гаделшасы авылы), 1988 елдан – бүленеп чыккан «Ярыш» колхозы, 1993–2006 елларда шул ук исемдәге күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1919 елда дүрт еллык башлангыч мәктәп ачыла, 1943 елда – җидееллык (яңа бина төзелә), соңрак сигезьеллык һәм урта мәктәп итеп үзгәртелә, 2019 елда ябыла. 2013 елга кадәр балалар бакчасы эшли.

Авылда клуб (1938 елдан, 2016 елда яңа бина төзелә), китапханә (1936 елдан, клуб бинасында урнашкан), медпункт (1935 елдан), мәчет (1995 елдан), шулай ук төзекләндерелгән чишмә бар.

Күренекле кешеләре

О.Х.Кадыйров (1935 елда туган) – әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор;

Д.Ф.Хафизов (1944 елда туган) – икътисад фәннәре докторы, ТАССРның атказанган икътисадчысы.

Халык саны

1782 елда – 83 ир-ат;
1859 елда – 653,
1897 елда – 1119,
1908 елда – 1122,
1920 елда – 1264,
1926 елда – 1257,
1938 елда – 1386,
1949 елда – 717,
1958 елда – 647,
1970 елда – 605,
1979 елда – 464,
1989 елда – 317,
2002 елда – 331,
2010 елда – 286,
2021 елда – 260 кеше (татарлар).