Биографиясе

1772 елның 1 июне, Оренбург губернасы, Бозаулык өязе Ласкарёвка авылы –1844 елның 14 феврале, Казан.

1805–1815 елларда Самара шәһәрендә судья булып сайлана, бер үк вакытта 1812–1814 елларда городничий булып тора. 1790 еллар башында шигырьләр яза башлый, ләкин 1800 елдан соң матбугатта әсәрләре басылмый.

1835 елда Казанга килеп урнаша.

Второв истәлекләрендә XIX йөз башы Мәскәү һәм Казан тормышына караган әһәмиятле мәгълүматлар тупланган. Атаклы рус әдипләренең тәрҗемәи хәлләрен өйрәнгәндә алар чыганак ролен үти, мәсәлән, аларда А.С.Пушкинның Казанда булуы турында хәбәрләр, В.А.Жуковский, Н.М.Карамзинның һәм XIX йөзнең күренекле рус «вольтерчы»сы В.И.Полянскийның әдәби портретлары бар.

Второвның 903 исемдәге 1908 томнан торган китапханәсен аның вафатыннан соң улы Казан шәһәренә тапшыра, ул Казан шәһәр китапханәсенең (1991 елданн ТРның Милли китапханәсе) нигезен тәшкил итә.

Хезмәтләре

Москва и Казань в начале XIX в. // Русская старина. 1891. №4.

Әдәбият

Бобров Е.А. А.А.Фукс и казанские литераторы в 30–40-х годах // Русская старина. 1904. № 7.

Русские писатели. 1800–1917 годы: Биографический словарь. Москва, 1989. Т.1.

Автор – Ж.Ф.Хәкимова