Иң борынгы ярыш төрләреннән берсе.

Хәзерге вакытта ярышлар 16, 24 һәм 32 кг лы герләр күтәрү буенча ике  төрдә (ике кул белән ике герне күкрәктән этеп күтәрү һәм герләрне чиратлап һәр кул белән кинәт күтәрү), шулай ук ике герне күкрәктән этеп күтәрү һәм һәр күтәрүдән соң герне аска төшерү (озын цикл) буенча уздырыла.

Казан губернасында кагыйдәләр буенча ярышлар 1910 еллардан уздырыла башлый. Авырлык (таш, штанга, гер) күтәрү Сабантуй бәйрәмендә ярышларның гадәти төре, шулай ук профессиональ авыр атлетларның цирк аттракционы була.

Гер спортын башлап җибәрүчеләр һәм иң яхшы гер күтәрүчеләр – «Бөркет» («Беркут»), «Көч һәм сәламәтлек» («Сила и здоровье») спорт җәмгыятьләре әгъзалары – В.Магницкий, Н.И.Морящичев, П.Никифоров, П.Петухов, Н.Руфимский.

Гер спорты буенча Татарстан Республикасы чемпионатлары 1962 елдан оештырыла (1970 елга кадәр өч төр ярыш буенча: салмак күтәрү, этеп күтәрү, кинәт күтәрү).

Гер күтәрү буенча район һәм шәһәр сабантуйларында батырлар – РСФСР, СССР чемпионатларында (1960–1980 еллар) төрле үлчәү авырлыкларында җиңүче, приз алучы һәм рекордчылар – Р.Бариев, Г.Борһанов, А.Ф.Вагурин, Ф.А.Гарифуллин, Ф.Гобәйдуллин, В.Николаев.

1980 елдан «Урожай» ирекле спорт җәмгыятенең Татарстан өлкә советы гер спорты буенча Н.Г.Жеребцов исемендәге призга ярышлар уздыра (1994 елдан Дөнья кубогына  халыкара мемориал).

Татарстан җыелма командасы – Россия кубогы иясе (1996–1998 еллар), Дөнья кубогына бәйгедә 2 нче (1999–2003 еллар), дөнья чемпионатында берничә тапкыр 2 нче һәм 3 нче урыннарны алучы (2002–1908 еллар).

1999 елдан башлап Казанда һәр елны, Н.Г.Жеребцов мемориалы белән беррәттән, гер спорты буенча дөнья чемпионаты уздырыла (озын цикл).

Татарстан Республикасының иң яхшы спортчылары – Россия һәм Дөнья кубогы ияләре, Татарстан Республикасы, Россия, дөнья чемпионатларында җиңүчеләр һәм приз алучылар – И.Г.Стекольников, Ф.М.Сәләхиев, А.И.Смелый, Р.Р.Насыйров, Ф.Ш.Миңнемуллин, Р.В.Дворецкий, Җ.В.Шакиров, И.И.Сапаркин, Ф.Ф.Һадиев, А.Ф.Вагурин.

Иң танылган тренерлар – А.П.Горшенин, И.В.Исламов, В.Н.Фёдоров, Р.К.Фәрхетдинов.

Халыкара категорияле судьялар – Ш.Х.Галиев, А.П.Горшенин, Р.А.Хәйруллин, Ә.Ш.Шәйхетдинов.