Биографиясе

1935 елның 1 декабрендә Әтнә районы Олы Әтнә авылында туа.

1959 елда Казан авиация институтын тәмамлаганнан соң, Раменск приборлар төзү КБсында (Мәскәү өлкәсе) эшли.

1965 елдан Мәскәү авиация-технология институтында.

1970 елдан Россия Халыклар дуслыгы университетында (бүленеп: 1987–1990 елларда Совет-Камбоджа дуслыгы училищесендә гомуми техник фәннәр кафедрасы мөдире, Пномпень шәһәре, Камбоджа).

Фәнни эшчәнлеге

Мөхәммәтҗанов манипуляция ясаучы роботлар, адаптив оптик системалар, космик аппаратлар һәм башка идарә ителүле объектларның программалы хәрәкәтләре белән идарә итү системаларын эшли. Потенциаль булмаган көч кырларында нәстационар хәрәкәтләрнең тотрыклылыгын тикшерә.

Уйлап табуга авторлык таныклыгы бар.

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре       

Построение систем программного движения. М., 1971;

Уравнение программного движения. Оптимизации и оценки. М., 1987 (автордаш);

Уравнения программных движений манипуляционных систем. М., 1989 (автордаш).