1954 елның 18 мартында Актаныш районы Иске Байсар авылында туган.

Казан университетын тәмамлый (1982).

1982 елдан Чаллы шәһәрендә башта урта мәктәп укытучысы, соңрак КамАЗда мастер булып эшли.

1991 елдан «КамАЗ» нәшриятының баш мөхәррире.

1997 елдан Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе.

2015 елдан – «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире.

Иҗаты

В.Имамов әдәбиятка «Ир канаты» (1988), «Нәзер» (1991) исемле повестьлар һәм хикәяләре белән килеп керә һәм татар халкы тарихына багышланган «Сәет Батыр» повесте (1994), «Утлы дала» романы (2002) һәм «Татарларның Ватан сугышы» (1993), «Запрятанная история татар» (1994) очерклар җыентыклары, «Казан дастаны» (2005; русчага тәрҗемәдә «Казанская крепость», 2005) җыентыгы белән таныла. Аларда туган җиргә карата көчле мәхәббәт хисләре, комсызлар һәм хыянәтчеләрне кискен гаепләү күзәтелә.

Иҗатында тарихи темалар белән беррәттән заман проблемаларын яктырткан әсәрләре да бар. «Тозлы яра» романы (2004) белән В.Имамов тоталитар җәмгыятьнең чын йөзен татар авылы призмасы аша ачып бирә. «Япун татары» романында (2004) Ватанын ташлап китәргә мәҗбүр булганнар – эмигрантлар – язмышын сурәтләп, халкыбызның киләчәге турында уйланырга мәҗбүр итә.

«Өмет» (1992), «Нәзер» (1993) повестьлары буенча телефильмнар төшерелгән.

Әсәрләре

Безнең төбәк тарихы. Чалыш көзге. Чаллы, 2008.

Әдәбият

Ахунов Г. Һәркемнең үз кулында // Казан утлары. 1987. № 5.

Вәлиев М. Тукай яшен узганда // Казан утлары. 1989. № 6.