Биографиясе

1935 елның 23 июнендә Куйбышев районы Көек авылында туган.

Казан педагогия институтын (1959), Югары партия мәктәбен (1974, Ленинград) тәмамлый.

1959–1972 елларда Казан телевидение студиясе мөхәррире, баш мөхәррире.

1974 елдан КПССның Татарстан өлкә комитеты мәдәният бүлеге инструкторы, 1984 елдан Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире урынбасары, 1988 елдан «Коммунист Татарии» журналы җаваплы сәркәтибе, 1991 елдан ТР Президентының матбугат үзәге җитәкчесе, 1999 елдан ТР Президентының матбугат архивы мөдире, шул ук вакытта, 1990–1997 елларда, «Хәтер китабы»ның баш мөхәррире урынбасары.

Иҗаты

Язмалары Татарстанның иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисади үсешенә, рухи-әхлакый тәрбия проблемаларына багышлана. «Яшьли табылган бәхет» (1974) документаль повесте авторы. Хәсәнов сценарийлары буенча «Тайгада шәһәрләр туа», «Мин кешеләрне яратам» документаль фильмнары; «Көтелмәгән очрашу», «Тылсымлы яулык», «Алмагачым син» һ.б. телеспектакльләр төшерелә.

М.Ш.Шәймиевнең «Татарстан тотырыклы үсештә» мәкаләләр һәм чыгышлар җыентыгын төзүче (кит. 1–11, 2001–10).

Түбән Кама драма театрында Хәсәновның «Әти диясем килә» (1997) пьесасы буенча спектакль куела.

Нәфис фильмнарны, Г.Данилов, В.Черных һ.б. пьесаларын, Ж.Верн, В.Воскобойников, В.Обручев һ.б.ның романнарын татар теленә тәрҗемә итә.

Дуслык ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Җырым – ал җилкән: Шигырьләр. Казан, 2003.

Кояшлы яңгыр: Шигырьләр, пьесалар. Казан, 2004.

Минем сандугачларым: Поэма, шигырьләр, хикәяләр. Казан, 2005.

Әнис алмалар = Анисовые яблоки: Повестьлар. Казан, 2008.

Первый президент Татарстана Минтимер Шаймиев (Штрихи к политическому портрету). Казань, 1995 (автордаш).

Сердце у тебя золотое – Үзәгең алтын синең. Казань, 2007.

Әдәбият

Күпкырлы иҗатчы // Казан утлары. 2005. № 6.

Әдипләребез: Биобиблиографик белешмәлек. Казан, 2009. Т. 2.