- РУС
- ТАТ
Татарстанның Аксубай районындагы поселок. Шәһәр тибындагы Аксубай поселогыннан 15 км төньяктарак урнашкан
Поселокка 1920 елларда нигез салына.
Нигез салынган көннән ТАССРның Чистай кантоны Яңа Әдәм волосте составына керә.
1930 елның 10 августыннан – Аксубай, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан Аксубай районында.
Хәзер Урмандәй авыл җирлеге составына керә.
1930 елда поселокта “Октябрь” колхозы оештырыла, 1951 елда “Алга” (Савгач авылы) һәм Карл Маркс исемендәге (Атлашкино авылы) колхозлар белән бергә Карл Маркс исемендәге колхозга берләшә.
1995−2006 елларда Карл Маркс исемендәге күмәк предприятие.
2003 елда башлангыч мәктәп ябыла.
Поселокта клуб эшли.
1938 елда – 128,
1949 елда – 125,
1958 елда – 147,
1970 елда – 149,
1979 елда – 118,
1989 елда – 51,
2002 елда – 42,
2010 елда – 29,
2015 елда – 46 кеше (чуашлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.