Биографиясе

1920 елның 15 феврале, Зөя кантоны (хәзерге Югары Ослан районы) Ямбулат авылы— 1989 елның 4 апреле, Казан.

Хәрби хезмәткә алынганчы туган авылында хат ташучы булып эшли.

1939 елдан Кызыл Армия сафларында.

Куйбышев хәрби пехота училищесен (1941), Ленинград югары офицерлар бронетанк мәктәбен тәмамлый (1952).  

1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 9 нчы армиянең 15 нче танк бригадасы танк командиры. Көньяк, Көньяк-Көнбатыш, Төньяк Кавказ һәм Кавказ арты фронтлары гаскәрләре составында Донбасс операциясендә (1941), Ростов оборона (1941) һәм һөҗүм операцияләрендә (1942), Кавказ өчен сугышта (1942–1943) катнаша.

1942 нең 13 июлендә Түбән Митякин хуторы (Ростов өлкәсе Тарасов районы) янындагы сугышта батырлык күрсәтә. Фашистларның 35 танктан торган колоннасы белән сугышка керә. Уңышлы позиция биләп танкны засадада яшереп, дошманны якынгарак җибәрә һәм ут ача. 4 танк сафтан чыгарылгач, калганнары чигенә. Бераз вакыттан соң тагын 50 немец танкы пәйда була. Алар С.В.Коноваловның КВ танкына турыдан ут ачалар, ләкин зур зыян китерә алмыйлар. Бу сугышта герой экипажы 16 танкны, 2 бронялы автомобильне һәм гитлерчылар төялгән 8 автомашинаны юк итә. Снарядлар беткәч, танкистлар, төнлә машинадан чыгып, трофей танкта безнекеләр янына кайталар.

1946–1950 елларда һәм 1956 елдан запаста.

Казанда яши һәм эшли. Казан танк училищесендә укыта. Тимер юлда, дәүләт автоинспекциясендә, 1959–1985 елларда ЭВМ заводында инженер булып эшли.

Бүләкләре

Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

С.В.Коновалов исемен Казан, Югары Ослан һәм Ямбулат урамнары йөртә. Югары Осланның Геройлар паркында һәм туган авылында аның бюстлары, Казанда 1961-1989 елларда яшәгән йортына мемориаль такта, Казан югары танк команда училищесе территориясендә «Семен Коновалов» исемле танк куела.

Герой турында «Несокрушимый» нәфис фильмы төшерелә (режиссер К.Максимов, 2018).

Әдәбият

Ханин Л. Герои Советского Союза – сыны Татарии. Казань, 1963;

Трокаев А.А. Подвиг на шахтёрской земле. Донецк, 1983;

Герои Советского Союза: краткий биографический словарь. М., 1987. Т. 1;

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2021. Т. 2. С. 14, 19, 68;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 81.

Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина