Фракция РСДРПның 2 нче съездындагы (1903) фикер каршылыклары нәтиҗәсендә оеша, исемен партиянең үзәк органнарына сайлауларда азчылык тәшкил иткән төркем буларак ала.

Күренекле вәкилләре — Ю.О.Мартов, П.Б.Аксельрод, Ф.И.Дан, Г.В.Плеханов, А.Н.Потресов, Н.Н.Жордания, И.Г.Церетели, Н.С.Чхеидзе. Фракциядә оештыручы үзәк һәм аерым җитәкчегә катгый буйсыну булмый. Меньшевиклар арасында төрле сәяси фикердә торган төрле төркемнәр хасил була. РСДРПның Казандагы оешмасында меньшевиклар фракциясе 1905–1907 еллардагы революция вакытында барлыкка килә (600 ләп кеше).

1905 елның 1 нче яртысында Казан социал-демократлары, РСДРПның 2 нче съездындагы большевиклар һәм меньшевиклар аерымлануына игътибар итмичә, бергә эшлиләр. Киресенчә, партиянең гади әгъзалары, аерымлануның асылын аңламыйча, берләшүне яклап чыгалар. Казан жандармериясе мәгълүматларына караганда, меньшевиклар большевиклардан 1905 елның җәендә аерылып чыга. Казанга «Искра» газетасы даими кайтартыла (бу чорда ул меньшевиклар газетасы). Меньшевиклар төркеме кулында гектограф була, алар гомумпартия әдәбиятыннан файдаланалар.

Оешманың революция елларындагы актив эшлеклеләре — В.П.Южанинов, В.Залежский, П.Жеребин. Нигездә, студент һәм укучы яшьләрдән торган оешма әгъзалары сәяси чыгышларда катнашалар, карагруһчыларга каршы көрәшү өчен кораллы отрядлар төзиләр. 1905 елгы октябрь вакыйгаларыннан соң меньшевиклар үз оешмаларын таркаталар: кайберләре (шул исәптән В.П.Южанинов) Казаннан китә, кайберәүләр большевикларга кушыла. Революция тәмамланганнан соң, 1907–1908 елларда, РСДРПның Казан комитетында меньшевиклар йогынтысы көчәя: бу елларда Б.Н.Нелидов (легаль рәвештә чыгарылган «Дневник Казани» басмасы мөхәррире), А.М.Войдинова һ.б. актив эшли. Меньшевик С.Гертик шәһәр профсоюзларының үзәк бюросына җитәкчелек итә. 1907–1916 елларда, эзәрлекләүләр нәтиҗәсе буларак, Казан губернасында меньшевиклар саны кискен кими. Беренче бөтендөнья сугышы елларында меньшевиклар саклану тактикасына күчәләр: солых төзү һәм бөтен халык катнашында учредительләр җыены чакыру таләбе куялар. 1917 елгы Февраль революциясеннән соң РСДРПның Казан бюросына берләшәләр (әгъзалары — А.П.Рясенцев, Ю.П.Денике, М.М.Брук, Б.Н.Нелидов, Г.Ф.Никитин, К.М.Остров, М.И.Шергов, А.М.Войдинова һ.б.), Вакытлы хөкүмәтне яклап чыгалар, хакимиятнең губерна структураларына, Эшче, солдат һәм крәстиян депутатларының Казан Советы, җәмәгать куркынычсызлыгы комитетлары, Ватанны һәм революцияне коткару комитетлары һ.б. составына кертеләләр.

Меньшевиклар, Октябрь революциясе нәтиҗәләрен танымыйча, яңа хакимияткә буйсынмау (саботаж) хәрәкәтендә, Совет хөкүмәтенә каршы көрәшүче рәсми оешмалар (КОМУЧ һ.б.) эшендә актив катнашалар. 1917 елның октябрендә уң эсерлар белән большевикларга каршы бердәм социалистик блок төзиләр. 1919 елда меньшевикларның Казан бюросы таркала, 1923 елда меньшевиклар партиясенең эшчәнлеге тыела.

Басма органнары — «Казанская рабочая газета», «Казанское слово», «Рабочее дело», «Рабочая воля» газеталары.

Әдәбият                  

Лившиц С. Очерки истории социал-демократических организаций в Казани (1888–1916 гг.) // Пути революции. 1922. № 2;

шул ук. Казанская социал-демократическая организация в 1905 году // Пролетарская революция. 1923. Т. 2 (14);

Тютюкин С.В. Меньшевизм: Страницы истории. М., 2002;

Литвин А.А. Общественно-политическое движение в Поволжье. Конец XIX — начало XX в.: Российская историография. К., 2003.

Автор — Л.М.Айнетдинова