РКП(б)ның Пенза губерна комитеты һәм губерна башкарма комитеты органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1922 елның 18 маеннан 1928 елның 4 октябренә кадәр Пенза шәһәрендә татар телендә нәшер ителә.

1925–1928 елларда «Крәстиян журналы» дигән кушымта чыгара.

Мөхәррире — И.Агишев.

Юнәлеше

Редакция авыл халкын илдә һәм чит илләрдәге вакыйгалар белән таныштыруны; шәһәр һәм авыл, эшче һәм крәстияннәр арасындагы элемтәне ныгытуны; авыл хуҗалыгына яңа чаралар кертүне пропагандалауны төп максат итеп куя.

Авторлары арасында — Г.Ахунов, Г.Биги, Г.Виргасов, Г.Гали, Х.Дашкин, Г.Еникиев, Г.Кәрим, М.Маньоров, М.Осипов, Х.Ризван, Н.Сокольский, Г.Субаев.

Кооперация, терлекчелек, бакчачылык, умартачылык, авыл ярлыларының җәмәгать эшчәнлеген оештыру, белем дәрәҗәләрен күтәрү, ачлык белән көрәш, социалистик җәмгыять төзүдә хатын-кызның роле турындагы язмалар, танылган сәяси эшлеклеләрнең биографияләре, җитештерү һәм авыл хуҗалыгы алдынгыларының фотосурәтләре басыла.

1 нче Бөтенроссия эшче һәм крәстияннәр съездының эше яктыртыла.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2016. Т.5;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.