- РУС
- ТАТ
1863 елда патологик анатомия кафедрасында фәнни-методик әсбаплар музее буларак оештырыла.
Медицинага нисбәтле беренче музей б.э.к. III йөз башында Александриядә төзелә. Соңрак Амстердамда голланд табибе һәм анатомы Ф.Рюишның анатомия музее аеруча танылу ала. 1719 елда Петербург кунсткамерасы (сирәк очрый торган әйберләр җыелмасы, шуларны саклау урыны, музей) ачыла, шул вакыттан Россия медицина музейлары тарихы башланып китә.
Казан коллекцияләренә башлангыч А.В.Петров тарафыннан салына (кафедраның беренче мөдире), ул Германия университетларында музей эшләре буенча стажировка үткәндә үз кулы белән 100 дән артык препарат туплый. 1865 елда музей өчен университетның Анатомия театрында махсус бина бүлеп бирелә. 1930 елда, Казан университетының медицина факультеты Медицина институты итеп үзгәртелгәннән соң, музей патологик анатомия кафедрасы белән бергә Толстой урамындагы уку бинасына күчерелә. Музей фондларында 2 меңнән артык экспонат: патологик анатомиянең гомуми һәм аерым өлешләре буенча уку-өйрәнү макропрепаратлары һәм патологик органнарның барлык төр белгечлекләр буенча табибләрне кызыксындырган уникаль очраклары булган сирәк препаратлар саклана. Экспонатлар Казан губернасында һәм Татарстанда авырулар һәм үлүчеләр санын чагылдыра.
Фондларда юкка чыккан һәм сирәк очрый торган авыруларны (махау, чума, чәчәк, түләмә, тимгелле тиф, ваба һ.б.) дәвалау препаратлары бар. Азынган формадагы авырулар: баш сөягенә кушылып үскән инфильтрат җәрәхәтле бит тиресе рагы, 30 кг лы аналык фибромиомасы, 15 см диаметрлы тире папилломасы, 200 г авырлыктагы сидек куыгы ташы, 6 кг авырлыктагы кул чугы шеше, бот сөягенең мускул һәм тире капламына кушылып үскән остеосаркома, кызамык вакытындагы нома (бит тукымасы некрозы) һ.б. катлаулы очракларны чагылдырган препаратлар күрсәтелә. Тумыштан килгән гариплек коллекциясе шулай ук уникаль (маңгай уртасында бер күзле «циклоп», түбән очлыклары балык койрыгына охшап үскән «сирена», «ихтиоз» — балык тәңкәсе (тән тиресенең кабырчык белән каплануы һ.б.). Экспонатлар арасында 69 яшьлек үле хатынның гәүдәсен ярганда табылган «таш яралгы» — известь белән капланган яшь бала, туберкулёзның барлык формаларын — авыруның беренчел билгеләреннән башлап, бөтен әгъзаларны зарарлап таралганына кадәр — чагылдырган препаратлар; йөрәк-кан тамырларының төрле патологиясен чагылдырган 30 елдан артык йөрәк аномалиясе препаратлары; өченчел сифлистан үлгән кешенең макропрепаратлары кебек гадәти булмаган һәм сирәк очрый торганнары бар. Патологик анатомия кафедрасы күп еллар онкология проблемалары белән шөгыльләнә. Музейда кешеләрдә очрый торган шешләрнең барлык формалары үрнәкләре дә диярлек саклана, арада патологиянең азгын һәм сирәк очраклары макропрепаратлары бар.
Казан патологик анатомия музее Россиядә иң уникаль музейларның берсе — препаратларның барысы да диярлек бик сирәк очрый торган әйберләр, коллекция 200 елга якын туплана килә.
XIX–XX йөзләрдә музей эшен профессорлар Н.М.Любимов, Ф.Я.Чистович, И.П.Васильев, В.С.Подольский, Г.Г.Непряхин, В.А.Добрынин, Н.Ш.Шәмсетдинов, Д.Э.Цыплаков дәвам итә.
Автор — Д.Э.Цыплаков
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.