Гомер еллары: 1528 – 1583, Ковель шәһәре.

А.М.Курбский 1540 – 1550 елларда Иван IV нең аеруча якын кешеләре арасында була, административ һәм хәрби вазифалар башкара, Рус дәүләтенең рәсми булмаган «Избранная Рада» хөкүмәте әгъзасы.

Анда хөкүмәт сәясәтенең төп юнәлеше – Казан ханлыгын юкка чыгару һәм Идел буен кушу була.

Казанны яулап алуда катнашуы

Казанга рус дәүләтенең яуларында (1545 – 1552) катнаша. Казанны камаган вакытта (кара: Казанның яулап алынуы) А.М.Курбский рус гаскәрләренең «уң кул»ы белән җитәкчелек итә, шәһәргә хәлиткеч һөҗүм вакытында, 2 октябрьдә, аның полкы мөһим урыннарның берсендә – Казансу ярыннан Кремльнең Алабуга (соңрак Воскресение) капкасына ташлана.

Казан җирләрендә азатлык сугышлары (1552 – 1556) башлангач, А.М.Курбский җәза отрядлары белән җитәкчелек итә. Бу отрядлар Урта Идел буенда яшәгән төп халыкларның русларга каршы көрәшен бастыру өчен җибәрелә.

Шундый яуларның берсе турында Курбский соңрак: «... алар артыннан бер ай куып йөрим, ә безнең алгы полклар алар артыннан Уржум һәм Мет елгасына хәтле, калын урманнар артына кадәр, ә аннан хәтта Кама елгасыннан югарыга – Себергә хәтле сузылган башкорт җирләренә кадәр барды... Шуннан соң басурманнарның ун меңнән артык кешелек гаскәрен аларның башлыклары белән бергә юк иттек», – дип яза.

Казаннан соң

1556 елда А.М.Курбский бояр чины белән бүләкләнә һәм Балтыйк буендагы рус гаскәрләренең башлыгы итеп билгеләнә. Ливон сугышы (1558 – 1583) вакытында 1562 елда Витебскига каршы барган яу белән җитәкчелек итә.

Иван IV нең җәзалар һәм үч алу белән янаулары көчәю сәбәпле, А.М.Курбский 1564 елда Польша короле һәм Литваның бөек кенәзе Сигизмунд II Август янына качарга мәҗбүр була. Сигизмунд аңа Литва һәм Волыньдагы, шул исәптән Ковель шәһәрендәге берничә утарны бүләк итә.

1564 елның сентябрендә А.М.Курбский Россиягә каршы сугышта катнаша. Соңрак сәяси эшчәнлектән читләшә.

А.М.Курбский – Иван IV гә юллама (1564) һәм дүрт хат авторы. Аларда ул патшаны аклап булмаслык явызлыкта гаепли.

1573 елда А.М.Курбский «Мәскәүнең бөек кенәзе турында тарих» («История о великом князе Московском») китабын яза. Анда ул Казанга каршы яулар, шәһәрне дошманнардан саклауны оештыру эшләре, шәһәр сакчыларының батырлыклары һәм дәүләтнең байлыгы турында тәэсирләнеп яза: «... Ул җирләрдә кырлар киң һәм иркен, бакчалар мул һәм җиләк-җимешкә бай, – ди ул. – Кенәз кызлары һәм зур түрәләрнең сарайлары искиткеч матур һәм, чыннан да, соклануга лаек, авыллар да бихисап; ашлыкның нинди генә төре юк, әйтеп бетергесез...; мал-туар һәм байлыкның иге-чиге юк...».

А.М.Курбский 1833, 1842, 1868 елларда тарихчы Н.Г.Устрялов редакциясендә басылып чыккан «Кенәз Курбский риваятьләре» («Сказания князя Курбского», Ч.1 – 2, СПб., 1833) дип исемләнгән хезмәте Казан, чуаш, мари һәм Урта Идел буе татарлары турында язылган әһәмиятле чыганак булып тора.

Хезмәтләре

Сказания князя Курбского: в 2 ч. СПб., 1833.

Переписка Ивана Грозного с Андреем Курбским. Л., 1979.

Әдәбият

Горский С. Жизнь и историческое значение князя А.М.Курбского. Казань, 1858.

Устрялов Н. О жизни и сочинениях князя Курбского. СПб., 1868.

Петровский М. «Князь А.М.Курбский. Историко-библиографические заметки по поводу его Сказаний» // Ученые записки Казанского университета. 1873. № 6.

Скрынников Р.Г. Переписка Грозного с Курбским: Парадоксы Эдварда Кинана. Л., 1973.

Алишев С.Х. Казань и Москва: межгосударственные отношения в XV – XVI вв. Казань, 1995.

Автор – Г.С. Сабирҗанов