1552 елның  22 августы (2 сентябре) – 2 (13) октябре.

Алшартлары

Казанның яулап алынуы алдыннан «Мәскәү – Өченче Рим» доктринасы тирәсендә тупланган күп кенә нигезләмәләрне («чын рус җирләре», «Казан – рус кенәзләре вотчинасы» һ.б.) үз эченә алган идеологик әзерлек алып барыла.

Казанның яулап алынуының алшартлары – Зөя кальгасы төзелү, Сөембикә хөкүмәтен бәреп төшерү һәм тәхеткә Шаһгали ханны утырту (1551). Ләкин Шаһгалинең аксөякләрне кыру һәм ханлыкны Рус дәүләтенә кушу сәясәте җирле аксөякләрнең аңа каршы күтәрелүенә һәм аны тәхеттән төшерүгә китерә (1552).

Баш күтәрүчеләр Чапкын бәк Отыч улы, Ислам, Кибәк бәкләр, сәет Колшәриф җитәкчелегендә рус гаскәрләренә каршы сугыш хәрәкәтләре башлыйлар һәм 1552 елның язында тәхеткә Әстерхан ханзадәсе Ядегәр Мөхәммәдне утырталар. Бу исә рус гаскәрләренең яңа явы башлануга сәбәп була.

Кырым ханлыгы һәм Төркиянең рус явын өзәргә омтылышы 1552 елның 23 июнендә рус армиясе тарафыннан Тула янында туктатыла.

Яу башлану

Русларның төп гаскәрләре ике колонна булып 1 июльдә Коломнадан Казанга яуга кузгалалар, алар, Сура елгасы буенда кушылып, 13 августта Зөя янына килеп җитәләр. Ял иткәннән соң гаскәрләр Иделне кичә башлыйлар һәм, каршылыкка очрамыйча, 20 августта лагерь булып Казан диварлары буенда урнашалар.

Рус гаскәрләре белән патша Иван  IV, воеводалар – кенәзләр А.М. Курбский, А.Б. Горбатый-Шуйский, И.М. Воротынский, дьякон И.Г. Выродков һ.б. җитәкчелек итәләр.

Рус гаскәрләре (50–60 мең чамасы, кайбер мәгълүматлар буенча, 150 меңләп кеше) составына биләмәләрдән тупланган атлы гаскәр, җәяүле сугышчылар отрядлары, стрелец полклары (5 мең), артиллерия, Шаһгалинең татар атлы гаскәре (3 меңгә кадәр кеше) керә.

Хан гаскәре составына Ядегәр Мөхәммәд ханның нугайлар атлы гаскәре (3 мең), халык ополчениесе (10 меңгә кадәр) керә (кайбер мәгълүматлар буенча, барлыгы 33 мең чамасы сугышчы). Арча кыры ягыннан рус гаскәрләре тылында Япанча морзаның атлы гаскәре (3–5 меңләп кеше) хәрәкәт итә.

22 августта рус гаскәрләре шәһәрне камый башлыйлар һәм шунда ук Казанны саклаучылар һөҗүменә дучар булалар. Бу һөҗүмне кире кайтарганнан соң, рус полклары шәһәрне чолгап алалар һәм 23 августта шәһәрне планлы рәвештә камалышта тота башлыйлар. Алгы һәм Олы полклар – Арча кырында, уң кул полкы җиңелчә коралланган атлылар белән – Казансуның уңъяк ярында, сакчы полк – Болак елгасы тамагы янында; сул кул полкы – Болак елгасы буйлап бистә диварлары тирәли, Шаһгали отрядлары – Зур полк янында, резерв (Патша) полкы сул кул полкы артында хан болынында урнаша.

Рус армиясенең алгы отрядлары башлаган камау эшләре күп тапкырлар казанлылар һөҗүмнәре белән туктатыла. 29 августта урлар өелә һәм алар өстенә туплар урнаштырыла. Урлар өстендәге 150 ләп туптан, биек агач корылмаларга куелган 10 лап туптан һәм 50 төфәңнән шәһәрне утка тоту аның диварларына һәм саклаучыларга зур зыян китерә.

Моңа җавап итеп, казанлылар күп тапкырлар шәһәрдән чыгып һөҗүмнәр оештыралар, аларга Япанчаның атлы гаскәре ярдәм итә. Аның һөҗүмнәреннән саклану өчен русларның Горбатый-Шуйский җитәкчелегендәге 30 мең кешелек гаскәре 30 августта татар атлыларына каршы яу башлый. Татарларның атлы гаскәре җиңелә, Япанча Арчага таба чигенә, әмма көчләр туплап яңадан рус лагерена һөҗүм ясый.

Шуннан соң рус гаскәрләре Арча тарафына юнәләләр, 6–8 сентябрьдә татар атлы гаскәрен тар-мар итәләр, шәһәрчекне штурм белән алалар (шул вакытта Япанча һәлак була).

Шәһәрчекләрне һәм авылларны талап, аларның халкын кырып, рус отрядлары Арча даругасы аша узалар. Тылдан янаган куркынычны бетереп, рус гаскәрләре Казанны тулысынча боҗрага алалар, камау эшләрен һәм даими штурмлауны дәвам иттерәләр.

Алар Казансуны шәһәр диварлары яныннан боралар, 4 сентябрьдә шәһәрнең төп коесын шартлаталар һәм шул рәвешле камалыштагыларның су белән тәэмин ителүе катлаулана.

Бу вакытта урлар һәм туплар диварларга тагын да якыная, диварлар астына дарылы шартлаткычлар куела. Камалыштагылар ярсып контрһөҗүмнәргә ташланалар, еш кына урларны кулга төшерәләр, тупларны юк итәләр һәм камау корылмаларын яндыралар (Зәйнаш морзаның 26 сентябрьдәге һөҗүме).

Һөҗүм

30 сентябрьдә Арча һәм Хан капкалары янында диварларны шартлатканнан соң Казанга каршы хәлиткеч һөҗүм башлана.

Диварларның бер өлеше шартлатылу нәтиҗәсендә Олы һәм Алгы полкларның сугышчылары шәһәргә бәреп керә. Казанлылар гайрәтләнеп каршы торалар, контрһөҗүмгә күтәреләләр һәм русларны шәһәрдән кысрыклап чыгаралар. Рус полклары чигенәләр һәм чираттагы һөҗүмгә әзерләнәләр.

Төндә камалыштагылар җимерелгән дивар урынына яңасын төзергә һәм аның өстенә сакланып калган тупларны урнаштырырга омтылалар. Иван IV шәһәр халкына ультиматум куя, тик ул кире кагыла.

2 октябрь тирәсендә шәһәрне барлык яктан штурмлау башлана (Аталык һәм Нугай капкалары янында тагын берничә урында дивар шартлатыла), шәһәр тупка тотыла. Дивар сызыгы өзелә һәм сугышлар Казан урамнарында дәвам итә.

Шәһәр халкы көрәшенең соңгы үзәге хан сарае урнашкан хисарда (цитадель) була, кальганы саклаучылар шунда чигенәләр. Рәхимсез сугыштан соң хисарның диварлары җимерелә һәм көрәш эчтә дәвам итә. Биредә, сугышып, сәет Колшәриф һәм ул җитәкләгән мәдрәсә шәкертләре һәлак булалар. Каршылык күрсәтүнең өметсезлеген күреп, Ядегәр Мөхәммәд Зәйнаш морза белән әсирлеккә биреләләр.

Шәһәрне саклаучыларның калган төркеме, Алабуга капкасы аша үтеп чыгып, урманга китә. Казан халкының күпчелеге кырып-үтерелеп бетерелә, өлешчә әсир ителә, шәһәр яндырыла һәм талана.

Казанны саклау 40 көннән артык бара, ул сан ягыннан өстен һәм яхшы коралланган рус армиясенә каршы көрәшкән татарларның югары дәрәҗәдәге хәрби-инженерлык сәнгатенә ия булуларын күрсәтә.

Казанның яулап алынуы нәтиҗәсендә татар халкының каршылык күрсәтүе тукталмый, ләкин бу көрәш инде бердәм үзәктән алып барылудан һәм хәрби-техник чаралардан (дары, туплар һ.б.) мәхрүм ителә.

Казанның яулап алынуы Рус дәүләтенең Көнчыгышта яңа территорияләр басып алуы, империя төзү, самодержавиенең һәм дәүләт эчендәге золымның (опричнинаның) көчәюе юнәлешендә ясалган мөһим адым була. Ул Иван  IV нең реформалар сәясәте төгәлләнүне һәм самодержавиеле идарәгә күчүне күрсәтә.

Әдәбият

Богдановский М. Инженерно-исторический очерк осады Казани (1552). П., 1897.

Худяков М. Очерки по истории Казанского ханства. Казань, 1923.

Бахрушин С.В. Взятие Казани // За родную землю. М., 1949.

История Казани. Казань, 1988. Кн. 1.

Автор – И.Л. Измайлов