«Ширкәтлек» яшерен җәмгыятенең дәвамчысы. 1904 елда Казанда милли-революцион юнәлештә оештырыла.

Башлап йөрүчеләре: Г.Исхакый, Ф.Туктаров һ.б.

Үз сафларына «Ширкәтлек» һәм «Тәрәкъкый» оешмаларының әгъзаларын җәлеп итә. Патша хөкүмәте сәясәтенә һәм сугышка каршы агитация алып бара, рус-япон сугышы башлану белән хәрби хезмәткә барудан читләшергә өнди. «Хөррият» җитәкчеләре 1 нче Бөтенроссия мөселманнары корылтае (Түбән Новгород, 1905 нең августы; кара Бөтенроссия мөселманнары корылтайлары) эшендә катнаша. Гектографик «Хөррият» газетасын чыгара.

1905 ел ахырында таркала, аның җирлегендә татар эсерларының «Таңчылар» оешмасы барлыкка килә.

Автор — Р.Г.Әмирханов