Җәнлекчелекнең төп объектлары – төрле төстәге чәшке, кеш, төлке һәм күк төлкеләр.

Татарстанда мех җитештерү кәсепчелегенең тарихы

Татарстанда мех җитештерү кәсепчелегенең тарихы бай. Мех әзерләү һәм җитештерү белән Идел буе Болгар дәүләтендә дә шөгыльләнәләр. Табигать һәм климат шартлары бу терриядә җәнлекләрнең күп төрләренә: тиен, ас, ондатра, кондыз, сусарларга яшәү өчен уңай һәм җайлы була. Төбәк халкы аларга ау оештыра, тиреләрен эшкәртеп, өс һәм аяк киемнәре җитештерә.

Республикада куян үрчетү киң җәелдерелә. 1930 елда бу эшне оештыру һәм сәнәгый нигездә куяннар үрчетү, сату, аларның итен, тиресен, мамыгын куллану, калдыкларын юк итү белән шөгыльләнүче «Кроликовод» акционерлык ширкәте оештырыла.

1930 елның яз айларында ТАССРның Арча кантонында беренче куян үрчетү совхозлары – «Кроликовод-1» («Бөреле»), «Кроликовод-2» («Үрнәк») ачыла, аларда янутлар үрчетү эше дә башлана. 1931 елда «Бөрсет» һәм «Чистай» җәнлек совхозлары оештырыла, республика җәнлек совхозлары тресты төзелә. 1932 елда махсуслаштырылган 6 совхоз санала. 1930 елларда куянчылык үсеше югары дәрәҗәгә ирешә. 1937–1938 елларда 63 районда 381 колхоз фермасында 20788 куян исәпләнә, һәр ана куяннан уртача 8 бала алына.

1931 елда «Бөреле» һәм «Бөрсет» совхозларына 300 һәм 150 баш төлке, 1941 елда «Бөреле» совхозына 47 ак төлке, 1948 елда 470 чәшке, 1950 елда 350 кеш китерелә. Бу вакытта барлык җәнлек совхозларында чәшке үрчетелә. 1958 елда «Кощак», 1968 елда «Әлмәт», «Матюшино», «Раифа», 1969 елда «Восточный», «Тойма», «Нагорный» җәнлек совхозлары оештырыла. 1970–1974 елларда аерым җәнлек совхозларында янут, көзән, кызыл төлке үрчетү башлана. 1974 ел башына республикада 9 җәнлек совхозы исәпләнә. Шул ук чорда саз кондызы, елга кондызы, шиншилла һәм ондатра үрчетү эше үзләштерелә.

Мехлы җәнлекләрне ашату

Чәшке, төлке, ак төлке һәм кеш ит, балык белән тукландырыла, саз кондызы, асылда, үсемлек белән туклана. Тукландыру өчен ат, сыер, сарык, дуңгыз ите, суелган хайваннарның әгъзалары, балык (вак һәм сортсыз), сөт, аертылган сөт, эремчек, сыр кайнатканнан калган калдыклар, коры терлек азыклары (балык оны, ефәк корты), бөртекле азык (бодай, арпа, кукуруз, тары, солы), май сәнәгате калдыклары файдаланыла. Рацион төзегәндә җәнлекләр өчен типик нормаларга таянып эш итәләр: җәнлекнең яше, тере килеш авырлыгы, физиологик халәте һәм ел фасылы исәпкә алына. Җәнлекләр ике кыеклы түбә астына рәтләргә тезелгән читлекләрдә асрала.

Нәсел үрчетү эше

Мехлы җәнлекләрнең кушылу чоры елга бер була (саз кондызларының ел әйләнәсе булырга мөмкин), буаз вакыты бала имезү белән бер үк вакытка туры килүе ихтимал. Ата җәнлек 4-5, саз кондызы исә 10 га кадәр ананы аталандыра. Төлке, ак төлке, чәшке, кешләр март-май айларында балалый. 3-4 атналык балаларны өстәмә ашата башлыйлар. 40-50 көнлек балаларны анадан аерып, ата һәм ана җенесле җәнлекләрне парлап, аерым челтәр читлеккә урнаштыралар. Августта төлке, ак төлке балаларын тамгалыйлар, нәселгә калдыруга һәм суюга каралганнарга аералар. Чәшкеләрне анадан аерганда бүләләр. Октябрь, ноябрьдә яшь җәнлекләргә бонитетлау үткәрелә, аннан соң суеп, тиреләр эшкәртү башлана.

Җәнлекчелектә нәсел үрчетү эше җәнлекләрнең зурлыгына, яшәү сәләтенә, үрчемлелегенә, кыйммәтле мехының сыйфатына карап алып барыла.

Мех җәнлекчелеге бүгенге көндә

Татарстан Республикасында җәнлекчелек белән 4 хуҗалык: «Бөрсет» ААҖ агрофирмасы, «Бөреле» нәсел үрчетү заводы, «Кощак» ААҖ, «Матюшино» ААҖ шөгыльләнә.

2009 елда алынган яшь җәнлекләр саны: чәшкеләр – 141830, төлке – 9378, ак төлке – 1128, кеш – 3432 баш.

2010 ел башында ана җәнлекләр саны: чәшкеләр – 51938, төлке – 1980, ак төлке – 450, кеш – 2660 баш.

Әдәбият

Ильина Е.Д., Кузнецов Г.А. Основы генетики и селекции пушных зверей. Москва, 1983;

Романов О.А. Мягкое золото Татарии. Казань, 1986.

Автор – Г.Б.Вәлиев, А.Х.Җаббаров, Ә.Х.Фазылҗанов