ВКП(б)ның Казан шәһәр комитеты органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1932 елдан Казанда рус телендә нәшер ителә.

Беренче саны 1932 елның октябрь аенда дөнья күрә.

Мөхәррире — Т.Матюнин.

Мәкаләләрнең беркадәре татар телендә (латин графикасында) басыла.

Юнәлеше

Газетада ВКП(б)ның шәһәр комитеты документлары һәм карарлары биреп барыла, партия укулары, коммунистик белем мәктәпләре һәм түгәрәкләре эшен оештыру мәсьәләләре күтәрелә, Казан предприятиеләрендәге партия оешмалары эшчәнлеге, аларның җитештерү планнарын вакытында үтәүне оештыру тәҗрибәләре яктыртыла.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2014. Т.4;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Р.А.Айнетдинов