Тарихы

Авылга XVIII йөз башында Казан һәм Әстерхан губернаторы П.М.Апраксин тарафыннан нигез салына. Сәнәгатьче Демидовлар, алпавыт Сахаровлар, соңыннан ротмистр А.И.Сахаров һәм кенәз А.А.Порюс-Визапурский карамагында.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Халкы игенчелек һәм терлекчелек, кирпеч сугу һәм штукатурлау эше белән шөгыльләнә. Ир-атлар ит чабучылар булып та эшли, хатын-кызлар җеп эрләү белән шөгыльләнә.

1872 елда приход кешеләре акчасына Троица приделлы таш Успение Богородицы чиркәве төзелә (1937 елда ябыла, 1960 елларда сүтелә). Халкының бер өлеше Поморье сектасының иске дин тарафдарларына карый.

1884 елда рухани В.С.Введенский вакытлыча файдалануга алынган фатирда чиркәү-приход мәктәбе ача, 1900 елларда 25 ир бала һәм 15 кыз бала укый.

ХХ йөз башында авылда 2 вак төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1778 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Алексеевск волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Лаеш, 1921–1922 елларда Чистай кантоннарында. 1930 елның 10 августыннан – Алексеевск, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1964 елның 4 мартыннан Алексеевск районнарында.

Хәзер Лебяжье авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда «Перекоп» колхозы оештырыла, соңыннан биредә алдынгы Тельман исемендәге (1952–1962 еллар) һәм «Россия» (1963–1994 еллар) колхозларының, «Лебяжье» күмәк предприятиесенең (1995–2002) үзәк утарлары урнаша.

1960–1972 елларда «Россия» колхозы рәисе булып Социалистик Хезмәт Герое (1971), Ленин ордены, Кызыл Йолдыз, «Почет билгесе» орденнары кавалеры Н.А.Соболев (1919–2007) эшли.

Халкы күбесенчә «Красный Восток Агро» акционерлык җәмгыяте бүлекчәсендә, «Элита» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли (кырчылык, ит-сөт терлекчелеге).

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда мәдәният йорты, китапханә, балалар бакчасы (1985 елдан), фельдшер –акушерлык пункты бар.

2000 еллар башына кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Күренекле кешеләре

В.А.Абрамов (1949 елда туган) –геология-минералогия фәннәре докторы, Россия Фәннәр академиясенең Ерак Көнчыгыш бүлекчәсе Тын океан институтының геология һәм тектонофизика лабораториясе мөдире.

Халык саны

1782 елда – 398 ир заты;
1859 елда – 1269,
1897 елда – 1025,
1908 елда – 1378,
1920 елда – 1439,
1926 елда – 1408,
1938 елда – 932,
1949 елда – 605,
1958 елда – 814,
1970 елда – 684,
1979 елда – 596,
1989 елда – 483,
2002 елда – 563,
2010 елда – 717,
2015 елда – 812 кеше (руслар).