Эчтәлек

1659 елның 24 июне – 1728 елның 29 мае, Мәскәү.

Төньяк сугышында (1700–1721) катнаша.

1705 елдан Әстерхан губернаторы. Әстерханда стрелецлар, солдатлар һәм бистә кешеләре баш күтәргәндә (1705–1706), Б.П. Шереметев җитәкчелегендәге хөкүмәт гаскәрләренең тылын саклау отряды башлыгы буларак, П.М. Апраксин 1706 елда Казанда тора.

1708 елда калмык ханы Айука белән калмыкларның Россиягә буйсынуы турында килешү төзи.

1708–1713 елларда Казанда беренче губернатор.

П.М. Апраксин дәверендә Казан губерна канцеляриясе, җир бүленеше мәсьәләләренә караган мәхкәмә эшли башлый, шәһәрләрдә хәрби гарнизоннар урнаштырыла, комендантлар билгеләнә. Кораблар төзү өчен кирәк булган агачларны кистереп С.-Петербургка озатуны һәм Россия флоты өчен корабларны урында төзүне оештыра. Армия ихтыяҗлары өчен үзәккә елына 20 меңләп ат җибәреп тора.

1711–1713 елларда Каманың сулъяк ярындагы шәхси җир биләмәләрендә дистәләгән яңа авыл, шул исәптән Алексеев авылын нигезли.

П.М. Апраксин губерна халкыннан җыела торган салымны үз белдеге белән 400 мең сумга арттыра. Моңа ирешү өчен ул салым түләүчеләргә карата төрле рәхимсез чаралар куллана. Нәтиҗәдә 33 меңләп гаилә башка губерналарга качып китәргә мәҗбүр була.

1711 елда Кубань Урдасына каршы җибәрелгән гаскәр башлыгы.

1712 елдан Харьковта, Россиянең көньяк чикләрен саклауны оештыруда катнаша.

1715 елдан «Коммерция турында коллегиум», 1717–1718 елларда Коммерция коллегиясе, 1722–1725 елларда Юстиция коллегиясе президенты.

1725 елдан хакыйкый тайный советник.

Әдәбият

Бороздин К.М. Опыт исторического родословия дворян и графов Апраксиных. СПб., 1841.

Долгоруков П.В. Российская родословная книга. СПб., 1855, Ч. 2.

Автор – Е.Б. Долгов