Тарихы

1619 елдан Чакши буларак мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Часки (ясаклы татарлар яши, 1781 елда авылга берничә рус гаиләсе килеп урнаша) исеме белән билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1845 елда приход мәктәбе ачыла.

XX йөз башында земство мәктәбе (1867 елда ачыла, яңа бина 1916 елда төзелә, хәзер ярым җимерек хәлдә, агач төзелеш сәнгате үрнәге), тегермән, 2 тимерче алачыгы, 2 май язу йорты, 4 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1881,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Кабык Күпер волостена керә. 1920 елдан ТАССР ның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәкәнеш, 1932 елның 1 гыйнварыннан – Кукмара, 1935 елның 10 февраленнән – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән Мамадыш районында.

Хәзер Тауиле авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1919 елда авылда “Красная звезда” коммунасы эшли. 1922 елда – артель, 1924 елда “Крестьянин” авыл хуҗалыгы кредит ширкәте оештырыла, 1920 еллар ахырында “Обод” һөнәрчелек-кооператив артеле эшли.

1929 ел азагында “Путь Ильича” колхозы оештырыла, 1944 елда авыл ике колхозга бүленә: “Путь Ильича” һәм “Имени Черняховского”, 1949 елда алар “Путь Ильича” колхозына берләштереләләр, 1950 елда аңа “Новый труд” колхозы (Нагаш авылы) кушыла, 1963 елда “Путь Ильича” колхозы “Россия” колхозы (Тауиле (үзәк утары), Кабык Күпер (1974 елда юкка чыга), Иске Чәбия, Шәмәк авыллары белән бергә) составына керә. 1984 елда “Россия” колхозыннан “Алга” колхозы аерылып чыга (Иске Чәбия, Шәмәк авыллары),

1994 елда “Россия” колхозы “Рассвет” күмәк предприятиесенә үзгәртелә. 2002 елда “Рассвет” (Тауиле, Чаксы, Нагаш авыллары), “Алга”, “Маяк” (Васильево, Ишки авыллары) күмәк предприятиеләре җирлегендә “Дуслык” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы оештырыла. 2005 елда “Дуслык” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы таратыла, “Рассвет” күмәк предприятиесе” дигән исеме кайтарыла, үз чиратында ул “Вамин” агрофирмасы” берләшмәләренең берсенә әверелә.

Халкы кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1935 елда авылда дүртьеллык башлангыч мәктәп эшли, 1939 елда анда Тауиле авылыннан җидееллык мәктәп күчерелә (авыл мәктәбе янып юкка чыга), 1959 елда – сигезьеллык мәктәп итеп үзгәртелә, 2013 елга кадәр тулы булмаган урта мәктәп эшли. 1956 елда мәктәп каршында интернат төзелә.

1925 елда авылда Троица чиркәве төзелә, 1960 елларда бинасы мәктәпнең икенче бинасы буларак файдаланыла. Клуб бар.

1941 елда авылга Мәскәүдән 12 гаилә эвакуацияләнә. 1967 елда Бөек ватан сугышында һәлак булганнарга һәйкәл ачыла.

Халык саны

1782 елда – 42 ир-ат;
1859 елда – 660,
1897 елда – 1370,
1908 елда – 1141,
1920 елда – 1229,
1926 елда – 1390,
1949 елда – 236,
1958 елда – 446,
1970 елда – 391,
1979 елда – 308,
1989 елда – 206,
2002 елда – 184,
2010 елда – 136,
2017 елда – 140 кеше (руслар – 87,8%, мөселман татарлар – 8,6%, керәшен татарлар – 3,6%).