Тарихы

XVII йөз ахырында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Шекше инеше буендагы авыл, Деревня по Речке Шикше, Старая Шикша буларак та искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук баш киемнәре тегү тарала.

XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша, мәчет, мәктәп, 2 тимерчелек, казна шәраб кибете һәм 4 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1350,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Бөкмеш волосте үзәге була.

1920 елдан – ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Саба районында.

Хәзер – Шекше авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Якты юл» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Я.Гыйбадуллин). 1951 елдан авылда – «Ирек» колхозы (үзәк утары – Сәрдә авылы, 1958 елдан – Шекше авылы; хуҗалыкка шулай ук Алан Елга авылы керә), 2007 елдан шул ук исемдәге крестьян-фермер хуҗалыгы эшли. 2011 елдан Р.Г.Кәримов крестьян-фермер хуҗалыгы бар (сарык асрау).

Халкы башлыча игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1934 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1959 елда – сигезеллык, 1986 елда – урта, соңрак тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

1992 елда мәктәп каршында төбәкне өйрәнү музее оештырыла (нигезләүчесе – Г.Р.Габделхакова).

Авылда мәдәният йорты (1985 елда яңа бина төзелә), «Акчарлак» балалар бакчасы (1978 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1996 елдан), авыл янында төзекләндерелгән «Дөләш» чишмәсе бар.

Мәдәният йорты каршында «Зиләйлүк» (2010 елдан), «Бөрлегән» (2017 елдан) фольклор ансамбльләре эшли.

Күренекле кешеләре

К.З.Хәмидуллина (1949 елда туган) – Татарстан Республикасының халык укытучысы.

Халык саны

1782 елда – 174 ир-ат;
1859 елда – 418,
1897 елда – 658,
1908 елда – 757,
1920 елда – 740,
1926 елда – 728,
1938 елда – 563,
1949 елда – 558,
1970 елда – 387,
1979 елда – 372,
1989 елда – 307,
2002 елда – 327,
2010 елда – 293,
2020 елда – 309 кеше (татарлар).