- РУС
- ТАТ
терапевт, невропатолог, медицина докторы (1858)
1831 елның 7 ноябре, Түбән Новгород губернасы, Ардатов өязе Выкса авылы – 1886 елның 1 гыйнвары, Казан.
С.П.Боткин шәкерте.
1855 елда Мәскәү университетын тәмамлаганнан соң, Медицина-хирургия академиясенең (Санкт-Петербург) хәрби ведомствосында хезмәт итә.
1863 елдан Казан университеты профессоры, 1870 елдан факультет терапиясе кафедрасы мөдире.
Беренче мәртәбә этиологик фактор булмаган очракта эчке әгъзалар амилоидозасының элекке хәленә кайтуын күрсәтә. Виноградовның күпчелек хезмәтләре йөрәк зәгыйфьлеге вакытында акустик күренешләр механизмын һәм аның урынын күрсәтүгә, мидәге, кечкенә мидәге шешнең урынын билгеләүгә, альбиминурия, зәңгелә һ.б. авыруларны өйрәнүгә карый.
Россиядә невропатологлардан беренче буларак, ми авыруларының катлаулы очракларына диагноз кую үрнәкләрен тәкъдим итә, клиник лаборатория оештыра. Барлык клиник очраклар өчен мәҗбүри термометриягә һәм патолого-анатомик ярып карауга өстенлек бирә. Виноградов медицинада авыруларны булдырмый калу юнәлеше тарафдары.
Россия терапиясе тарихына Виноградов күренекле кардиолог буларак кергән. Ул дигисталин тәэсир итү механизмын өйрәнә, югары һәм түбән температураның йөрәккә йогынты ясавына караган тикшеренүләре белән таныла. Виноградов буыннарның көчле ревматизмы вакытында арка һәм баш мие тышчаларының зарарлану мөмкинлеген беренчеләрдән булып күрсәтә.
Виноградов педагогик эшчәнлеге белән дан казана – аны «клиник укытулар реформаторы» дип атыйлар. Шәкертләре арасында: М.А.Хомяков, Н.И.Котовщиков, А.Н.Казимбәк, А.А.Панормов.
Виноградов – Казан табибләр җәмгыятенә (1868), Фәкыйрь студентларга ярдәм җәмгыятенә нигез салучы (1871), Санкт-Петербургтагы Рус табибләре җәмгыятенең шәрәфле әгъзасы (1883). Россия медицинасында функциональ юнәлешкә нигез салучыларның берсе. Казан терапия фәнни мәктәбен нигезләүче.
Лечение перемежающейся лихорадки холодной водой. Казань, 1858.
О значении причинной диагностики для терапии // Медицинский вестник. 1868. № 37–38.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.