Биографиясе

1921 елның 21 декабре, Әүлия-Ата, хәзерге Казахстан Республикасы Җамбул шәһәре – 1997 елның 16 апреле, Казан.

Казан авиация техникумын (1942), Ленинград артиллерия техник училищесен (1943) тәмамлый. Бөек Ватан сугышында катнаша.

1947–1952 елларда Казанда 387 нче номерлы заводта, 1955–1959 елларда 634 нче номерлы завод җитәкчесе урынбасары, цех башлыгы булып эшли. 1959–1962 елларда КПССның Казан шәһәре Киров райкомы секретаре, 2 нче секретаре.

1995 елдан Казан коммуналь предприятиесенең «Горэлектротранспорт» җитештерү берләшмәсендә башлык урынбасары. Х.Х.Акалаев җитәкчелегендә 3 трамвай, 2 троллейбус депосы төзелә; 17 трамвай, 14 троллейбус маршрутлары хәрәкәтен оештыруга мөмкинлек биргән трамвай юлларының һәм троллейбус линияләренең озынлыгы ике тапкыр арта.

Бүләкләре

Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз һ.б. орденнар, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

100 лет трамваю. Казань, 1999.

Автор – Э.И.Әхмәтҗанова