- РУС
- ТАТ
Татарстанның Арча районындагы авыл. Ия елгасының югары агымы буенда, Арча шәһәреннән 22 км төньяктарак урнашкан
Фотограф Шакиров Р.Н. Мәктәп
Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы
Фотограф Шакиров Р.Н. Мәчет
Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы
Авылга XVII йөз ахыры – XVIII йөз башында нигез салына.
Революциягә кадәрге рус чыганакларында Новопоселённая Гарь, Малый Крылай исемнәре белән билгеле.
XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, аяк киемнәре тегү кәсепчелеге тарала.
1811 елда авылда – мәчет, 1887 елда җамигъ мәчет төзелә. Мәчет каршында мәдрәсә эшли. XIX йөз ахырында мәчетнең имам-хатибы Ф.Гатуллин була, ул Г.Тукайның дини остазы санала. Г.Тукай бу авыл мәдрәсәсендә 1892–1894 елларда укый.
XX йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә, җил тегермәне, 2 вак-төякләр кибете була. Мәчет 1880 еллардан 1911 елга кадәр булган чорда төзелә, 1940 елларда үзгәртеп төзелә; татар халык төзелеш сәнгате традицияләрендәге дини архитектура истәлеге. Хәзерге вакытта да мәчет буларак эшли.
XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 903,5 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Яңа Кишет волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Арча, 1935 елның 10 февраленнән – Әтнә, 1956 елның 18 июленнән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән Арча районында.
Хәзер Яңа Кырлай авыл җирлеге үзәге.
1930 елда авылда “Тукай-Кырлай” колхозы оештырыла, 1950 елда “Пионер” (Пионер авылы), “Марс” (Яңа Иябаш авылы) һәм “Кызыл Кырлай” (Иске Кырлай авылы) колхозлары белән Мичурин исемендәге колхозга берләштерелә. 1995 елдан Мичурин исемендәге күмәк предприятие, 2003 елдан “Кырлай” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Шулай ук “Кырлай икмәге” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять бар. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьләрдә эшли, кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.
Авылда урта мәктәп (1953 елдан, 1975 елда яңа бина төзелә), балалар бакчасы (1957 елдан), мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, кунакханә комплексы, мәчет бар.
Фотограф Шакиров Р.Н. Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташлар истәлегенә обелиск
Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы
Фотограф Шакиров Р.Н. Г.Тукай бюсты
Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы
Фотограф Гыйниятов Б.А. Габдулла Тукай музее комплексы
Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылы. Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы
Фотограф Гыйниятов Б.А. Габдулла Тукай музее комплексы
Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылы. Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы
1955 елда авылда мәктәп каршысына Г.Тукай бюсты куела (скульптор – И.А.Новосёлов).
1971 елда Габдулла Тукай Дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы ачыла. Беренче музей экспозициясе 1960 елларның икенче яртысында авыл китапханәсе бинасында урнаша (оештыручылары – Х.Х.Хәбриева, В.В.Вафина, А.Н.Шакирова). 1971 елда музейга дәүләт статусы бирелә.
1976 елда комплекс территориясендә Г.Тукайга һәйкәл ачыла (скульптор – Б.Урманче). Б.Урманче тарафыннан шулай ук шагыйрь әсәрләре буенча әкият персонажларының агач скульптуралары ясала, алар музей янына куела.
1978 елда Б.Урманче проекты буенча музей комплексы биналары төзелә (яңа экспозициянең ачылышы 1979 елда була). Экспозицияләр ике агач бинада урнаштырыла:
Экспозициянең гомуми мәйданы – 672,9 кв. м, коллекциядә 820 саклау берәмлеге бар.
Габдулла Тукай Дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы төбәк өчен әһәмиятле булган табигать истәлеге “Тукай-Кырлай урманы” – 11,9 гектар мәйданны биләгән тайга урман массивы участогы территориясендә урнаша.
Фотограф Шакиров Р.Н. Шүрәле. Г.Тукай әсәре буенча скульптура
Габдулла Тукай музее комплексы. Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы
Урманчы Б.И. Фотограф Гыйниятов Б.А. Шүрәлеләр
Габдулла Тукай музее комплексы. Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылы. Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы
Фотограф Гыйниятов Б.А. Су анасы. Г.Тукай әсәре буенча скульптура
Габдулла Тукай музее комплексы. Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылы. Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы
1782 елда – 21 ир заты;
1859 елда – 259,
1897 елда – 580,
1908 елда – 546,
1920 елда – 659,
1926 елда – 678,
1949 елда – 692,
1958 елда – 618,
1970 елда – 660,
1979 елда – 574,
1989 елда – 526,
2002 елда – 525,
2010 елда – 535,
2015 елда – 521 кеше (татарлар).
Фотограф Гыйниятов Б.А. Тукай-Кырлай урманы
Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылы. Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы
Фотограф Гыйниятов Б.А. Тукай-Кырлай урманы
Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылы. Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.