Нурлат районы территориясендә, Нурлат шәһәреннән 7 км төньяк-көнчыгышта урнашкан.

1969 елда ачыла, 1979 дан эшкәртелә.

Тектоник яктан Мәләкәс батынкылыгының көнчыгыш кырыена туры килә. Сәнәгый нефть ятмалары урта (Башкорт ярусы, Мәскәү ярусының Кашира һәм Верея горизонтлары) һәм түбән карбон (Турне ярусы һәм Визе ярусының Бобрики горизонты) утырмаларында. Төп файдаланучы объект булып Бобрики горизонты утырмалары тора, 1982 елдан контур эченә һәм контур тирәли су кудыру ысулы белән эшкәртелә. Геологик запаслары 42,7 млн т, алына торганнары – 8,7 млн т (1989). Ятмалар гөмбәзсыман катлам һәм массив тибында, коллекторлары – көпшәкле типта.

Катламнар 943-1377 м тирәнлектә, нефтькә туенган катламның калынлыгы 3,6-7,4 м, нефтькә туенганлык коэффициенты 0,66-0,91, үткәрүчәнлеге 0,136-0,694 мкм2. Пластның башлангыч басымы 10,4-14,7 МПа. Бурейкино нефть чыганагы нефтьләре авыр, үзле, күп күкертле, сумалалы, парафинлы. Уртача тәүлеклек дебиты 6,3 т. Нефть чыгарылыш коэффициенты 0,096.

Еллык иң күп нефть чыгышы 0,32 млн т (1996), 1999 да – 0,26 млн т чамасы. 2000 елның 1 нче гыйнварына 3,28 млн т нефть алынган.