- РУС
- ТАТ
Механика һәм автоматик идарә итү гыйлеме белгече, техник фәннәр докторы (1977), профессор (1978)
1927 елның 2 феврале, Казан – 1993 елның 1 феврале, шунда ук.
1951 елда Казан авиация институтын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, 1968 елдан автоматик идарә итү кафедрасы мөдире. 1979 елдан Ленинград авиация приборлары төзү институты профессоры.
Хезмәтләре автоматик идарә итүнең нәсызыкча системалары тотрыклылыгына һәм синтезына карый. Бәйләнешләре антисимметрик кисешкән ике каналлы автоматик идарә итү системасы теориясен, нәсызыкчалыгы күп төрле системаларның вертикаль һәм горизонталь декомпозициясен берьюлы тикшерү теориясен төзи; тотрыклылыкны тикшерү, бирелгән үзлекләре буенча системаларны синтезлау һәм аларның тарту өлкәләрен бәяләү өчен эйлерча диярлек матрицалар аппаратын эшли.
Медаль белән бүләкләнә.
Матричные методы анализа нелинейных систем управления. Л., 1982.
Синтез нелинейных систем автоматического управления с применением ЭВМ. Л., 1984.
Оценки решений дифференциальных уравнений. Казань, 1993.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.