Биографиясе

1918 елның 24 октябре, Уфа губернасы Минзәлә өязе, хәзерге Мөслим районы Салауз Мухан авылы – 2003 елның 21 июне, Чистай шәһәре.

КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбен тәмамлый (1958 ел).

1950–1960 елларда КПССның Красный Бор район комитеты, Татарстан өлкә комитеты, Чистай шәһәр комитетында партия эшендә.

1960–1963 елларда халык депутатларының Чистай район советы рәисе.

40 елга якын Чистай ликёр-аракы заводы директоры булып эшли (1963–2002 еллар).

Аның җитәкчелегендә предприятие тулысынча үзгәртеп корыла: юу – эчемлек бүлеп тутыру цехлары, ликёр һәм транспорт участоклары булдырыла; автоматик рәвештә шешәләргә эчемлек бүлеп тутыру линияләре куела; 1997–1998 елларда су чистарту җайланмасы белән бергә аракы әзерләүнең яңа технологиясе һәм башкаларны гамәлгә кертелә.

Аның исеме белән аталган «Престижная Гимаевская» аракысы эшләнә (1996 ел).

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, Халыклар дуслыгы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.