Тарихы

1680 елдан Шарбашская Пустошь буларак мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Коры Авыл исеме белән билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1829 елгы мәгълүматлар буенча, авылда җәмигъ мәчет була, ул өч авылны берләштергән (Югары Козгынчы һәм Түбән Козгынчы).

XX йөз башында авылда мәчет, 2 тимерче алачыгы, вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 271,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Җөри волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәкәнеш. 1932 елның 1 гыйнварыннан – Мамадыш, 1935 елның 10 августыннан – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән Мамадыш районында.

Хәзер Олыяз авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Чулпан” колхозы оештырыла (беренче рәисе – М.Галиев). 1940 елларда “Якты таң” артеле булдырыла. 1952 елда – “Чулпан” колхозына “Кызыл яшьләр” колхозы (Олыяз авылы), 1959 елда Олыяз (колхоз идарәсе урнаша), Түбән Козгынчы, Тулбай, Югары Козгынчы, Дусай авыллары колхозлары берләштерелә. 1994 елда – “Чулпан” авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе, 2001 елда – “Чулпан” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2002 елда “Чулпан” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте итеп үзгәртелә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авыл территориясендә Түбән Козгынчы балалар бакчасы (1981 елдан), “Ак мәчет” эшли.

Күренекле кешеләре

Ф.Г.Җиһаншин (1956 елда туган) – ТР ның атказанган табибы, В.М.Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсе баш табибы (2010 елда).

Халык саны

1716 елда – 11 ир-ат,
1782 елда – 28;
1834 елда – 136,
1859 елда – 166 (башка мәгълүматлар буенча – 216),
1897 елда – 301,
1908 елда – 328 (башка мәгълүматлар буенча – 372),
1920 елда – 317,
1926 елда – 325 (башка мәгълүматлар буенча – 223),
1949 елда – 266 (башка мәгълүматлар буенча – 174),
1958 елда – 244 ( башка мәгълүматлар буенча – 184),
1970 елда – 283 ( башка мәгълүматлар буенча – 199),
1979 елда – 252 (башка мәгълүматлар буенча – 170),
1989 елда – 211 (башка мәгълүматлар буенча – 146),
2002 елда – 226,
2010 елда – 233,
2017 елда – 207 кеше (татарлар – 99,3%, руслар – 0,7%).