- РУС
- ТАТ
(Andromeda), андромеда, арчанчалар семьялыгыннан агаччыл үсемлекләр ыругы
Бер төре – күп яфраклы акчыл (A. polifolia) Төньяк ярымшарның уртача зонасында киң таралган.
ТР территориясендә Кама алдында очрый. Торфлы, мүкле сазлыкларда үсә.
15-30 см озынлыктагы, аз гына күтәренке сабаклы мәңге яшел куакчык. Яфраклары тар кыяклы, түбәнгә таба бөгелгән, куе яшел төстә өстән ялтырый, астан балавызсыман аксыл кунык белән капланган (исеме шуннан). Чәчәкләре алсу төстә, шарсыман, чатырчәчәк төркемендә. Җимеше – шарсыман тартмачык. Майда-июнь башында чәчәк ата. Орлыктан һәм вегетатив юл белән (күбесенчә тамырчадан) үрчи.
Яфракларында гликозид һәм микроэлементлар бар. Халык медицинасында ревматизм, үпкә туберкулезы авыруларын дәвалаганда файдаланыла. Яңа гына өзелгән яфракларын ярага куялар.
Кәҗә һәм сарыклар өчен агулы.
ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.