Биографиясе

1963 елның 1 гыйнварында ТАССРның Балтач районы Яңгул авылында туган.

Казан университетының тарих факультетын тәмамлый (1985), 1985–1988 елларда тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы. 1988–1991 елларда КГҮнең Тел, әдәбият һәм тарих институтында аспирант, 1990–1992 елларда – тарих бүлегендә фәнни хезмәткәр.

1992 елда И.К.Заһидуллин Казан университетында «Татарские крестьяне Казанской губернии (60–90-е гг. XIX в.)» темасына кандидатлык диссертациясе яклый. Фәнни җитәкчесе – тарих фәннәре докторы Җ.И.Гыйльманов.

1993–1997 елларда И.К.Заһидуллин – Татар дәүләт көллияте директоры, 1996 елда – Татар дәүләт көллияте ректоры, 1997 елдан – Татар дәүләт гуманитар институты ректоры, 1997–1998 елларда – фәнни эшләр буенча проректоры. Аның җитәкчелегендә институтта факультетлар һәм кафедралар оештырыла, «Татар теле», «Инглиз теле», «Тарих», «Педагогика», «Башлангыч белем бирү методикасы» белгечлекләре буенча укыту җайга салына.

1998–2014 елларда – Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтында урта гасырлар тарихы бүлеге мөдире, 2015–2021 елларда  – Яңа тарих бүлеге мөдире. 2021–2022 елларда  – "Гасырлар авазы – Эхо веков" фәнни-документаль журналының баш мөхәррире. 2022 елдан – Татарстан Фәннәр академиясенең Исламны өйрәнү үзәгендә. 

2006 елда И.К.Заһидуллин Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтында «Положении ислама в России: исламское богослужение и мечети в европейской части России и Сибири (последняя треть XVIII – начало ХХ в.)» темасына докторлык диссертациясе яклый.

И.К.Заһидуллин урта гасырлар тарихы бүлеге мөдире булган елларда, җиде томлык «История татар с древнейших времен» (2002, 2006, 2013) хезмәтенең I, II, VI томнарын әзерләүдә җитәкчелек итә.

Аның фәнни мөхәррирлегендә «Исторические судьбы народов Поволжья и Приуралья» һәм «Исламские институты в Российской империи» серияләреннән хезмәтләр басыла.

И.К.Заһидуллин зур фәнни-оештыру эше алып бара. Ул «Из истории и культуры народов Среднего Поволжья» һәм «Средневековые тюрко-татарские государства» (2015 елдан) журналларын оештыручы һәм баш мөхәррире, «Научный Татарстан» (2008 елдан), «Исторический поиск» (2020 елдан) журналларының мөхәрририят әгъзасы, «Фәнни Татарстан» журналының тарих бүлеге мөхәррире; Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты каршындагы фәнни-консультатив совет җитәкчесе (2014–2015 еллар) һәм әгъзасы (2015 елдан), Татар энциклопедиясе фәнни мөхәрририяте әгъзасы.

И.К.Заһидуллин – Алтын Урда таркалганнан соң барлыкка килгән төрки-татар дәүләтләре тарихын һәм чыганакларын өйрәнүнең төрле аспектларына багышланган бөтенроссия конференцияләрен оештыра (2008–2014 еллар), аның фәнни җитәкчелегендә «Исторические судьбы народов Поволжья и Приуралья» фәнни форумнары үткәрелә (2009 елдан).

Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтында (2006–2014 еллар), Казан университетында (2008–2009, 2017–2019 еллар) тарих буенча диссертация советлары әгъзасы.

Фәнни иҗаты

И.К.Заһидуллин – яңа заман татарлар тарихы өлкәсендә танылган галим. 400 дән артык басма хезмәт авторы. Фәнни эшчәнлегенең төп юнәлешләре:

  • Россия империясендә традицион җәмгыятьләрдә һәм хөкүмәт учрежденияләрендә мөселман татарларның дини хокукларын тормышка ашыру («Мусульманское богослужение в учреждениях Российской империи (Европейская часть России и Сибирь)», 2006; «Нижегородская ярмарочная мечеть – центр общения татарских и зарубежных мусульман», 2006 (О.Н. Сенюткина белән бергә); «Исламские институты в Российской империи: Мечети в европейской части России и Сибири», 2007);
  • XIX йөзнең 60–90 елларында Урта Идел буе татар крәстияннәренең социаль халәте («Перепись 1897 года и татары Казанской губернии», 2000; мәкаләләр сериясе);
  • 1905–1907 елгы Беренче рус революциясе елларында этноконфессиональ мобилизация буенча татарларның төп гомумсәяси чаралары («Национальное движение мусульман ВолгоУральского региона в начальный период революции 1905–1907 гг.», 2019; мәкаләләр);
  • ХVIII йөздә – ХХ йөз башында татар шәһәр общиналары («Исламские институты в Российской империи: Мусульманская община в СанктПетербурге. XVIII – начало ХХ вв.», 2003; мәкаләләр сериясе);
  • яңа гомумсәяси шартларда мөселман татарларга һәм керәшен татарларга карата империя дискурсын регламентацияләү юнәлеше буларак 1910, 1910–1911 һәм 1914 еллардагы хөкүмәт ведомствоара киңәшмәләре;
  • XVIII йөз ахырында – XX йөз башында Кырым татарлары руханиларының иҗтимагыйхокукый торышы үсеше (мәкаләләр сериясе һәм документлар җыентыгы);
  • империя чорында татарларның милли хәрәкәте үсеше һәм аның төп этаплары («Татарское национальное движение в 1860–1905 гг.», 2014; «Уфимский курултай 1905 года», 2018).

И.К.Заһидуллин хезмәтләре библиографиясе.

Илдус Заһидуллин мәктәбе

Галим 10 фән кандидаты, 1 фән докторы әзерли.

И.К.Заһидуллин Россия империясендә татар халкының этник катламнары һәм конфессиональ төркемнәре иҗтимагый тарихын өйрәнү буенча фәнни мәктәп булдыра. Мәктәп хөкүмәтнең этноконфессиональ сәясәтен һәм элитаның социаль халәтен өйрәнүгә зур игътибар бирә.

И.К.Заһидуллин төбәк тарихы буенча күп кенә проектлар җитәкчесе.

Бүләкләре

И.К.Заһидуллин Татарстан Республикасының «Казанның меңъеллыгы истәлегенә» (2009 ел) һәм «Фидакарь хезмәт өчен» (2016 ел) медальләре белән бүләкләнә.

Хезмәтләре