Тарихы

Авылга XVIII йөзнең беренче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Полянки, Галкины Полянки исеме белән дә билгеле.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. XIX йөз башында алпавыты – Н.Ф.Врасский, соңыннан аның варислары Галкин-Врасскийлар була. 1851 елда таш йорт-утар төзелә.

1862–1868 елларда Н.Н.Галкина-Врасская акчасына таш өч нефлы Спас Неруктворный чиркәве төзелә (эклектика стилендә, 1936 елда ябыла, өлешчә сакланган).

Чиркәү каршында китапханә була.

Приход кешеләре арасында керәшен татарлар да була, шуңа күрә чиркәү бәйрәмнәрендә гыйбадәт кылулар һәм келәүләр татар телендә дә башкарыла.

1873 елда авылда земство училищесе ачыла, 14 ир бала һәм 7 кыз бала укый (1909 елда – 27 ир бала һәм 20 кыз бала), шул исәптән Татар Чаллысы авылыннан.

Попечителе Н.Н.Галкина-Врасская училище өчен бер класс бүлмәле һәм укытучы өчен биналы йорт яраклаштыра, җылылык өчен һәм хезмәтчеләргә түли. Соңрак училище Галкин-Врасскийлар йортында урнаша. 1903 елда анда 26 ир бала һәм 24 кыз бала укый.

1884 елда земство хастаханәсе эшли башлый, Галкин-Врасскийлар акчасына салынган таш йортта урнаша (бинасы сакланган). Зур Полянкада су һәм 3 җил тегермәне, 4 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 620 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Полянка волостена керә (1880 елларга кадәр үзәк була). 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Биләр, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1964 елның 4 мартыннан Алексеевск районнарында.

Хәзер Зур Полянка авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда Жданов исемендәге колхоз оештырыла, 1957 елда Бутлеров исемендәге совхозга керә (1996–2004 елларда Бутлеров исемендәге күмәк хуҗалык, 2005 елда «Вамин Татарстан» ачык акционерлык җәмгыятенең «Ясная Поляна» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составына керә), хәзерге вакытта «Сөт Иле» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять бүлекчәсе.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда балалар бакчалы (1995 елда яңа бина төзелә) мәктәп (1965 елдан – урта, 2016 елдан – төп), мәдәният йорты (1990 елдан яңа бинада), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, Алексеевск картлар һәм инвалидар интернат йорты (өлешчә элекке земство хастаханәсе бинасында урнаша) бар. 2000 еллар башына кадәр 25 урынлы участок хастаханәсе эшли.

Авылда Санкт-Петербург медицина-хирургия академиясе мөхбир әгъзасы, Ф.Ф.Беллинсгаузен һәм М.П.Лазарев җитәкчелегендәге Көньяк полюс экспедициясендә (1819–1821 еллар) катнашкан табиб («Мирный» шлюбы табибе), Казандагы беренче ир балалар гимназиясе директоры (1826–1851 елларда), IV дәрәҗә Изге Владимир, II дәрәҗә Изге Анна, IV дәрәҗә Изге Станислав орденнары кавалеры Н.А.Галкин (1793–1859) күмелгән.

Авылдан 1,5 км читтә монголларга кадәрге Идел буе Болгары чоры Зур Полянка авыллыгы урнаша.

Күренекле кешеләре

М.Н.Галкин-Врасский (1834–1916) – Эстляндия (1868–1870 елларда.) һәм Саратов (1870–1880 елларда) губернаторы, Россия империясенең Дәүләт советы әгъзасы, пенитенциар ведомство оештыручыларының берсе;

А.П.Орлов (1929–1982) – агроном, Биектау районының «Урак һәм Чүкеч» колхозы рәисе, СССР Министрлар Советы бүләге лауреаты, Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет Билгесе» орденнары кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 55 ир заты;
1859 елда – 318,
1897 елда – 406,
1908 елда – 505,
1920 елда – 415,
1926 елда – 504,
1938 елда – 399,
1949 елда – 304,
1970 елда – 515,
1979 елда – 511,
1989 елда – 465,
2002 елда – 438,
2010 елда – 426,
2015 елда – 409 кеше (руслар – 47%, мордвалар – 32%).