Керәшен татарлар православие динен тота.

Саны, урнашуы

Асыл безнең ил

Керәшен җыры. Елена Григорьева башкара. Гөсләдә Э.З.Чавлинов, курайда Е.М.Григорьева. Татарстан Республикасының Мамадыш районы Владимирово авылы фольклор материалларыннан. Е.М.Григорьева язмасы. «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле

Татарстанда (18,76 мең кеше), зур булмаган төркемнәре Удмуртиядә (650 кеше), Башкортстанда (4,51 мең кеше), Чиләбе өлкәсендә (нагайбәкләр) яши.

1926 елгы халык исәбен алу мәгълүматлары буенча, керәшен татарлары һәм нагайбәкләр мөстәкыйль этник берәмлек буларак каралган чакта, керәшен татарлары 104,4 мең, нагайбәкләр 11,2 мең кеше тәшкил итә.

2010 елгы халык исәбен алу буенча, керәшен татарлары саны 34,82 мең кеше исәпләнә.

Керәшен татарлары составына Мәлки, Чистай, Көнбатыш Кама алды, Алабуга, Минзәлә, Бакалы, Нагайбәк этнографик төркемнәре керә.

Керәшен татарлар. XIX гасыр ахыры

Тел

Нигездә, керәшен татарлары татар теленең урта диалектында сөйләшәләр (көнбатыш диалектка якын Мәлки керәшен татарлары сөйләше бераз аерылып тора).

Телдә 5 сөйләшне: нагайбәкләр, Түбән Кама яны керәшен татарлары, Казан арты, Чистай һәм Мәлки керәшен татарлар сөйләшләрен аерып күрсәтергә мөмкин.

Керәшен бәйрәме – Питрау

“Татарстан – безнең йортыбыз” журналы архивы

Тарихы

Керәшен татарларының мөстәкыйль гомумилек буларак оешуы берничә этапны үтә; бу процесста фин-угор, шулай ук төрки, шул исәптән соңгырак чор төрки-кыпчак-нугай компонентлары катнаша.

XV йөздә – XVI йөзнең 1 нче яртысында православие динен кабул иткән керәшен татарлар бик тиз руслашалар.

XVII–XVIII йөзләрдә руслашу татар аристократиясе арасында да күзәтелә, аның күп кенә вәкилләре (мәсәлән, Беговатовлар, Бигловлар, Енгалычевлар, Урусовлар, Ширинскийлар) үз биләмәләрен саклап калу өчен XVI йөздә – XVIII йөз башында христианлыкка күчәләр.

Тулаем алганда, керәшен татарларының формалашуы XVI йөзнең 2 нче яртысында – XVII йөздә Идел буе татарларының бер өлешен христианлаштыру процессында бара. Әлеге төркем (XVIII йөз башына якынча 17 мең кеше исәпләнә) «баштарак чукындырылган татарлар» исемен ала.

XVIII йөзнең 1 нче яртысында хөкүмәт Идел буенда яшәүче рус булмаган халыкларны күпләп христианлаштыру сәясәте алып бара. Татарларны православие диненә күчерергә тырышу каршылыкка очрый (1755–1756 елгы Батырша хәрәкәте, 1773–1775 елларда Е.И. Пугачёв җитәкчелегендәге Крәстияннәр кузгалышы) һәм гомумән алганда уңыш китерми. Бу чорда татарларның православие динен кабул иткән яңа төркеме (якынча 12,8 мең кеше) «яңа чукындырылганнар» дип йөртелә башлый.

1760 елларга керәшен татарларының Идел буе һәм Урал яны татарлары составындагы чагыштырма күләме иң югары күрсәткечкә – 7,6% ка җитә. XIX йөздә, аеруча 1860 еллардан башлап, керәшен татарлары арасында, барыннан да элек яңа чукындырылганнарда, мөселманлыкка кайту хәрәкәте башлана. керәшен татарларының, шул исәптән баштарак чукындырылганнарның да, христианлыктан күчүе 1906–1907 елларда көчәя. XX йөз башында мөселманлыкка керәшен татарлар ның 40% ка якыны күчә.

Керәшен татарлары саны XVIII йөздә – XX йөзнең 1 нче чирегендә түбәндәгечә була:

  • 1719 елда – 17 мең кеше,
  • 1744 елда – 23 мең,
  • 1762 елда – 30,3 мең,
  • 1795 елда – 40 мең,
  • 1833 елда – 68,7 мең,
  • 1857 елда – 86,3 мең,
  • 1897 елда – 110 мең,
  • 1911 елда – 123 мең,
  • 1926 елда – 120,7 мең кеше.

XX йөз башында керәшен татарларының этноконфессиональ гомумилеге керәшен үзатамасы (кайберләрендә, мәсәлән, нагайбәкләрдәге кебек, башка этнонимнар) ныклап берегеп калган төркемнәрне тәшкил итә. Әлеге гомумилекнең тотрыклылыгына аның 1920 һәм 1926 еллардагы халык исәбен алу вакытында мөстәкыйль этник берәмлек – халык сыйфатында аерып күрсәтелүе дәлил булып тора.

Октябрь революциясеннән соң Татарстанда «керәшен мәсьәләсе» килеп туа, аны хәл итүнең ике төрле ысулы билгеләнә: керәшен татарларына аерым автономия бирү яисә аларның башка татарлар белән акрынлап рухи якынаюы.

Кискен көрәштә урта линия дип аталган як җиңүгә ирешә, керәшен татарларына билгеле мәдәни автономия бирелгән очракта, керәшен татарлар һәм мөселман татарлар арасында аерманы юкка чыгару сәясәтен алып бару күздә тотыла.

1990 елларда керәшен татарларының православие традицияләренә корылган рухи тормышын яңарту омтылышы күзәтелә; 1990 елда «Керәшеннәрнең этнографик мәдәни-агарту берләшмәсе» төзелү, 2001 елда керәшен татарларының конференцияләрен, съездларын («Керәшеннәрнең этнос буларак үзбилгеләнүе турында декларация» дә кабул ителә) уздыру моны ачык күрсәтә.

Әмма керәшен татарларының радикаль карашлы әйдәүчеләре тарафыннан күтәрелгән үзбилгеләнү хакындагы лозунглар 2002 елгы халык исәбен алу барышында керәшен татарларының 1/10 өлешендә генә яклау таба. Хәзерге шартларда да керәшен татарларының мәдәни-дини үсешендә билгеле проблемалар кала килә.

Керәшен бәйрәме – Питрау

“Татарстан – безнең йортыбыз” журналы архивы

Шөгыльләре

Керәшен татарларының мәдәнияте шактый үзенчәлекле.

Мөселман татарларның гомуми массасыннан аерымлану шартларында традицион мәдәниятнең аерым элементлары консервацияләнә, тора-бара христиан мәдәнияте белән кушылып китә. Нигездә, керәшен татарлар Казан татарларына якын, тик аларның кайбер төркемнәре (Чистай, Мәлки) мишәр-татарлар белән дә бәйле.

Керәшен татарлары хуҗалыгында элек-электән бөртеклеләр (арыш, бодай, борай, солы, карабодай, арпа, борчак, ясмык һ.б.) буенча махсуслашкан игенчелек төп роль уйный. Техник культуралардан киндер, сирәк кенә – җитен игелә.

XX йөз башына кадәр сука төп сөрү коралы булып исәпләнә.

Яшелчәчелек үсеше мөселман татарлардагы кебек үк түбән дәрәҗәдә була (бәрәңге, суган, кайчак кәбестә, кабак үстерелә).

Терлекчелек ярдәмче тармак булып санала, ат, сыер, сарык, кәҗә, дуңгыз асрала (дуңгызчылыкның соңрак килеп чыгуын әлеге хайваннарның традицион ритуалларда файдаланылмавы һәм аларның итен йола ризыгы буларак кулланмау да раслый). Кошчылык (тавык, каз, урыны белән үрдәк, күркә) киң кулланылышта була.

Умартачылык, бакчачылык, аучылык үсеш ала.

Кәсепләр шактый төрле: тегүчелек, чабата үрү, агач, йон, күн эшкәртү, чыпта сугу һ.б.

Өмә җыры

Керәшен җыры. Оксана Дмитриева башкара. «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле

Йорт-җир

Авыллар һәм салалар, нигездә, чокырлы-елгалы һәм үзәнлекле типта. XIX йөздә авылларны планлаштыруның сызыксыман рәвеше өстенлек итә.

Бердәм комплекс тәшкил итүче утар каралтылары бүрәнә өйләрдән (күбесенчә өй-өйалды тибындагы ике яклы тораклар) һәм хуҗалык корылмаларыннан (келәт, амбар, абзар, мунча, баз һ.б.ш.) тора. Торак түбәләре такта һәм салам белән, хуҗалык корылмалары, болардан тыш, кабык һәм камыш белән ябыла.

Өйне ике өлешкә: ак (ак өй) һәм кара (кара өй) якларга бүлү традициясе яши.

Керәшен татарларында түр як белән бергә (түр – ишеккә каршы урнашкан изге урын) икона куела торган урын да кадерле саналган (кояш почмак, тәре почмак).

Өйнең яши торган өлеше, мөселман татарлардагы кебек үк, такта яки чаршау белән ике якка (ир-ат һәм хатын-кыз якларына) бүленә.

Йортның эчен җиһазлауда өйдә тукылган төсле башлы сөлгеләр, тастымаллар һ.б. кулланыла. Сәке, сәндерә, эскәмияләр (ян сәке) төп җиһаз булып тора.

XIX йөз ахырында шәһәр көнкүрешенә хас кайбер детальләр килеп керә (өстәл, буфет, көзге, сәгать һ.б.ш.).

Керәшен бәйрәме – Питрау

“Татарстан – безнең йортыбыз” журналы архивы

Кием-салым

Өчкелләп бию такмаклары

Керәшен җыры. Оркестр өчен Э.З.Чавлинов эшкәртмәсе. Татарстан Республикасының Менделеев районы Старое Гришкино авылы фольклор материалларыннан. Л.В.Миронова язмасы. «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле

Керәшен татарларының төрле төркемнәренең киемендә аерымлыклар бар. XIX йөзнең 2 нче яртысында алар киндер һәм алачадан тегелә, XIX йөз ахырында – XX йөз башында исә фабрикада җитештерелгән тукымалар, гәрчә алар күбесенчә бәйрәм киемнәрен әзерләүдә кулланылсалар да, популярлашып китә.

Керәшен татарларда, мөселман татарлардан аермалы буларак, өйдә тукылган киемнәр путалы (эзәр) булуы белән аерыла, ул кулланылыштан шактый тиз төшә, әмма аерым төркемнәр киемендә саклана.

Ак киндер тукымадан иңбашлары җөйсез, туника рәвешендәге өлгеле (ирләр һәм хатын-кызлар өчен бер үк төрле өлге) күлмәкләр киң кулланылышта йөри.

Хатын-кыз күлмәгенең икенче тибы киселмә билле итеп, күкрәк уемын (изү) бизәкләп, итәкләренә бөрмәләр ясап тегелә. Шәһәрчә киемнәргә күчү дә нәкъ менә шул типтагы киемнәр нигезендә килеп чыга: кокетка һәм кайбер башка элементлар өстәлә.

Кияүдәге хатын-кызлар күлмәк астыннан тамбур чигүле яисә төрле төстәге ситсы кисәкләреннән торган аппликация белән бизәлгән күкрәкчә киеп йөриләр.

Ирләр күлмәгенең җиң очлары, итәге, кияү күлмәгенең изү кырыйлары чигеп бизәлә.

Ыштаннар киң итеп, ике җенес затлары өчен дә бер үк өлге белән тегелә. XX йөз башында ирләр арасында шәһәр тибындагы ыштаннар – чалбарлар кулланылышка керә.

Ирләрдә дә, хатын-кызлар арасында да алъяпкычлар популяр була. Хатын-кызларда алъяпкыч шулай ук бәйрәм киеменең бер өлеше дә булып тора.

XIX йөзнең уртасына кадәр хатын-кызлар һәм ирләрнең тышкы киеме буларак камзул (хатын-кызларныкы билле була) кулланыла. Бәйрәм камзуллары, аеруча яшь кызларныкы, төсле тукымалардан аппликация, тасмалар, көмеш укалы тасма һ.б. белән бизәлә.

Яшь кызларның гына түгел, яшь хатыннарның да җәйге киеме киндер җилән санала. Соңрак аны шулай ук фабрикада җитештерелгән тукымалардан да тегәләр. Бәйрәм җиләннәре, аеруча кәләшләр кия торганнары, бизәлә. Элекке заманда керәшен татарларында халат рәвешендәге башка кием – чыба да гамәлдә булган.

Ирләр арасында иң киң кулланылган өс киеме кәзәки исәпләнгән. Язын һәм көзен ирләр – туры арттакталы, хатын-кызлар – билле постау чикмәннән йөргәннәр; хатын-кызлар шулай ук билләп тегелгән кара постау армяк (чикмән) дә кигәннәр. Бишмәт, тун, кыска тун, толып ирләр һәм хатын-кызларның кышкы киемнәре саналган. Кызлар кия торган туннар төсле бизәкләр тегеп яки аппликация (аның киң кулланылуы белән керәшен татарлары киеме мөселман татарларныкыннан аерылып тора) белән купшыландырыла.

Татар үрнәгендәге чабаталар, тула оек һәм бәйләнгән оеклар, итекләр (шул исәптән чәрек башмак), киез итекләр аяк киемнәре булып хезмәт итә.

Ирләрнең баш киеме, нигездә, башка татарларныкы кебек үк – сарык тиресеннән тегелгән кышкы бүрек, кайчак кырыйларына мех куеп тегелә; рус малахай бүрекләре дә киң кулланыла. Җәй көне кара һәм соры киез эшләпә кияләр. Соңрак шәһәрчә фуражкалар килеп керә. Мөселман татарлар кия торган баш киемнәре (түбәтәй, кәләпүш, бәрхет калфак, кәтәҗи) керәшен татарлар да кулланылмый. Кызлар, гадәттә, яланбаш йөри, бары бәйрәмнәрдә генә башлык рәвешендәге такыя яки маңгай бәйләвече һәм ука чәчәкле ак калфак кияләр. Хатын-кызлар сүрәкә (русларның «сороки» тибындагы баш киеме), кайбер төркемнәре тастар җыелмасы киеп йөри.

Бизәмәләр бик күп төрле була – көмеш тәңкәләр, сәйлән, вак мәрҗәннәр һ.б.ны файдаланып ясалган зәркән эшләнмәләр (баш киемнәрендә, чулпыларда, алкаларда, муен асмаларында, беләзекләрдә һ.б.)

Керәшен бәйрәме – Питрау

“Татарстан – безнең йортыбыз” журналы архивы

Аш-су

Керәшен татарларының төп ризыклары – камыр һәм ярма әйберләр. Ит продуктларыннан сарык, бозау, сыер итенә өстенлек бирелә, ат һәм дуңгыз ите кайбер җирләрдә генә, тавык, каз, үрдәк ите исә һәркайда кулланыла.

Мөселманнардан аермалы буларак, керәшен татарлар гөмбә һәм шулай ук хайван канын (кан тәбәсе) киң кулланалар.

Сөт продуктларының төрлесе: сөт, каймак, май, катык, эремчек файдаланыла, кайбер районнарда сырның аерым төре – чыгыр эшләнә.

Керәшен татарларының төп эчемлеге – чәй, шулай ук әйрән, квас, сыра (туйларда мәҗбүри эчемлек), баллы эчемлекләр (шул исәптән алкогольле), самогон (көмешкә).

Керәшен татарларының көндәлек яшәү рәвешенә хас күп кенә үзенчәлекләр күптән юкка чыккан. Традицион кием-салым фәкать гаилә ядкәре буларак кына сакланып калган.

Керәшен татарларының көнкүреше хәзерге шәһәр мәдәниятенең көчле йогынтысына дучар була. Шуңа да карамастан, керәшен татарлар христианлыкның православие дине белән бәйле этномәдәни үзенчәлекләрен саклап киләләр.

Шулай ук кара: Питрау, “Бәрмәнчек”.

Дорга авылы көе

Керәшен җыры. Хор өчен – Л.В.Миронова, оркестр өчен Э.З.Чавлинов эшкәртмәсе. Татарстан Республикасының Балтач районы Дурга авылы фольклор материалларыннан. «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле

Әдәбият

Татары Среднего Поволжья и Приуралья. М., 1967.

Мухаметшин Ю.Г. Татары-кряшены. М., 1977.

Исхаков Д.М. Этнографические группы татар Волго-Уральского региона: принципы выделения, формирование, расселение и демография. Казань, 1993.

Татары. М., 2001.

Становление и генезис кряшенской идентичности / под ред. Р.Р.Исхакова. Казань, 2022.

Автор – Д.М. Исхаков