Питрау традицион рәвештә христиан апостоллары Петр һәм Павелны искә алу көнендә Петр посты төгәлләнгәч уздырыла.

Петр көне керәшен татарларда табигатьтә елның көз якынаюын күрсәтүче үзгәрешләр башлана торган календарь чиге булып санала. Керәшен авылларында хәзерге вакытка кадәр бу көндә корбанга тәкә чалу йоласы сакланып калган.

Татарстанда Питрау бәйрәмен яңартуның башында Татарстан Республикасының Керәшен иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе И. Егоров һәм Мамадыш муниципаль районы башлыгы А. Иванов тора. Яңартылган Питрау бәйрәме беренче тапкыр 1999 елның 12 июлендә Мамадыш районы Җөри авылы янындагы Тырлау аланында (2018 елда – 19 нчы тапкыр шунда ук) үткәрелә.

2008 елдан Балтай, Гырон быдтон, Каравон, Семык һәм Уяв милли бәйрәмнәре белән беррәттән, Питрау бәйрәме Татарстан халыклары ассамблеясе яклавында Республика керәшен мәдәнияте фестивале буларак уздырыла.

Халык арасында Питрау «Кичке Сабан туе», «Мәхәббәт бәйрәме» дип тә йөртелә. Питрау бәйрәме Сабан туена (ат чабышлары, милли көрәш буенча ярышу, гер ыргыту, аркан тартышу, колгага менү, җитезлекне һәм көчне сынау өчен  башка халык уеннары оештырыла) һәм Җыенга (үзенчәлекле димләү бара, керәшен татарларда шундый әйтем бар: «Питрауда кәләш сайлыйлар, Покрауда туй уздыралар») охшаган.

Бәйрәм вакытында Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм Россия Федерациясен төбәкләрендәге керәшен татарлар тупланып яшәгән урыннарның сәүдә-күңел ачу утарлары урнаштырыла, традицион спорт ярышлары һәм халык уеннары (тешләр белән гер күчерү, утын яру (гаилә командалары), аркан буенча елга аша чыгу һ.б.), конкурслар («Керәшен чибәре», «Питрау гүзәле» һ.б.), керәшен татар фольклор коллективлары һәм эстрада йолдызлары концертлары, танышулар мәйданын ачу оештырыла.

Традицион йолалар һәм гореф-гадәтләр: җиргә-туендыручыга сый китерү, таң каршылау, төнге учак янында йола әйлән-бәйләне уйнау гамәлгә ашырыла. Питрау бәйрәмен уздырганда татар (шул исәптән керәшен татарлар) һәм Татарстан Республикасында яшәүче башка халыкларның милли кулинария һәм кәсепчелек эшләнмәләрен сату оештырыла.

Питрау бәйрәме татар халкын миллимәдәни  берләштерүгә һәм аның гореф-гадәтләрен, йолаларын саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертә.

Керәшен бәйрәме – Питрау

“Татарстан – безнең йортыбыз” журналы архивы