Атамасы удмурт теленнән язгы сөрүне төгәлләү дип тәрҗемә ителә; кайчак аны язгы «ботка бәйрәме» рәвешендә аңлаталар.

Килеп чыгышы белән удмуртларның язгы-җәйге бәйрәмнәренең берсенә хас киләчәк уңыш турындагы табынулары циклына барып тоташа.

Гырон быдтон бәйрәме авыл кешеләре тарафыннан билгеле бер тәртиптә язгы чәчү уңышлы тәмамлану уңаеннан үткәрелә. Удмурт авылларында борынгы заманнан ук бәйрәм ителә, гадәттә язгы сөрү эшләре һәм сабан ашлыгы чәчү төгәлләнгәч, җәйге кояш торышының соңгы көннәрендә, печәнгә төшәр алдыннан уздырыла.

Бәйрәмнең төп традицион йолалары борынгыдан килә. Мәҗүси удмуртлар ышануынча, Вось алласы шул вакытта болыннарга килеп урнаша. Яхшы уңыш җибәрсен дигән теләк белән удмуртлар аңа табыналар, аның өчен корбан үгезе ите белән йола боткасы пешерәләр.

Классик Гырон быдтон бәйрәме берничә көн дәвам итә.

Татарстан Республикасында республика күләмендә Гырон быдтон бәйрәме 1998 елдан башлап үткәрелә: 1 нче Гырон быдтон бәйрәме 1998 елның 13 июнендә Баулы районы Кит-Озеро авылында уздырыла. 2018 елгы Гырон быдтон 1 июльдә Балтач районының Ципья авылында үтә.

Авыл һәм республика Гырон быдтон бәйрәмнәрен даими үткәрү урыннары булып Әгерҗе, Балтач, Баулы, Алабуга, Кукмара, Мамадыш, Менделеевск районнарындагы удмурт авыллары, Татарстандагы удмуртлар тупланып яшәүче урыннар санала.

Гадәттә бәйрәм уздырыла торган урын мәйданчыкларга бүленә:

  • «Куно корка» – килгән кунакларны удмурт милли ризыклары белән сыйлау өчен;
  • «Шулдыряськон» (үзәк мәйданчык) фольклор һәм театр коллективлары чыгышы өчен;
  • «Жук сион» – теләүчеләрне йола боткасы белән сыйлау өчен;
  • «Усточикар» («Осталар шәһәре») – удмурт милли гамәли бизәлеш сәнгате осталары өчен;
  • «Покчи Гырон быдтон» һәм
  • «Гырон быдтон шудонъеc» – балалар аттракционнары, спорт ярышлары, милли уеннар һәм конкурслар һәм башкалар өчен.

Бәйрәм вакытында традицион спорт ярышлары һәм милли уеннар, кызлар арасында «Чеберина-чеберай», «Инвожо чеберай», «Айкай кизили» һәм егетләр арасында «Усточи пияш» конкурслары үткәрелә.

Гырон быдтон бәйрәмендә катнашучылар һәм кунакларның традицион киемнәре, удмурт һәм Татарстан Республикасында яшәүче башка халыкларның аш-суы, милли җырлары һәм инструменталь музыкасы бәйрәмгә мәһабәт төсмер бирә.

Гырон быдтон бәйрәмендә традицион рәвештә Татарстаннан: «Зярдон» (Баулы районы), «Вуюись», «Шулдыр жыт» (Балтач районы), «Инвожо», «Зарни шеп», «Тюрагай», «Зангари», «Сактон», «Купанча», «Марзан» (барысы да – Кукмара районы), «Инвис» (Әгерҗе районы), «Инвожо» (Алабуга районы), «Италмас» (Мамадыш районы), «Тэрэмшур», «Купанча» (Менделеев районы), «Тюрагай» (Саба районы), «Напевы» (Казан), «Зардон» (Чаллы) һ.б., шулай ук Удмурт Республикакасыннан, Мари Элдан, Киров өлкәсеннән удмурт фольклор һәм вокаль ансамбльләре чыгышлар ясый.

Гырон быдтон бәйрәмен уздырганда удмурт, татар һәм Татарстан Республикасында яшәүче башка халыкларның милли кулинария һәм кәсепчелек эшләнмәләрен сату оештырыла.

Гырон быдтон бәйрәме удмурт халкын миллимәдәни берләштерүгә һәм аларның үзешчән гореф-гадәтләрен, йолаларын саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертә.  

Удмурт бәйрәме “Гырон быдтон”

“Татарстан – безнең йортыбыз” журналы архивы