Тарихы

Сабан туе турында иң элгәреге хәбәр XIII йөз ахырына карый (1292 елга нисбәтле эпиграфик истәлектә, Әлки районы Иске Салман авылында табыла).

Баштарак Сабан туе бер тирәлеккә (җыенга) караган авыл кешеләре тарафыннан билгеле бер тәртиптә язгы чәчү башланганчы үткәрелә. Сабан туе үткәрүнең катгый билгеләнгән көне булмый: бәйрәмне кар бетү һәм язгы ташу китүгә карап (гадәттә, апрель ахырында) уздыралар.

Татарларда Сабан туе зур вакыйга булып исәпләнә, шуңа күрә аңа алдан әзерләнәләр: спорт ярышлары, ат чабышы һ.б. өчен мәйдан билгелиләр; егетләр уенда һәм алышта катнашучылар өчен бүләкләр җыялар (кара: Сөрән).

Бәйрәм чараларын уздыру белән авылның өлкәннәре (аксакаллар) җитәкчелек итә, алар ярышларны уздыру тәртибен раслый, судьяларны, җиңүчеләрне билгели һ.б.

Сабан туе көнне бәйрәм җитәкчеләре мәйдан уртасына җыелган бүләкләрне алып чыгалар. Аларның төркемен сөлгеләр, тукыма кисәкләре, махсус чигелгән кулъяулыклар бәйләнгән озын колга тоткан ир-ат җитәкли. Сабан туен оештыручылар колганы җиргә казып утырталар, аның тирәли мәртәбәле кунаклар, судьялар һәм жюри әгъзалары урнаша.

Бәйрәмчә киенгән-ясанган авыл кешеләре мәйданга гаиләләре белән, төркем-төркем булып киләләр; атларның ялларын төрле төстәге тасмалар үреп, дугаларын төсле тукыма яки чигүле сөлгеләр белән урап бизиләр.

Бәйрәм, гадәттә, ат чабышыннан башлана; узышта катнашучылар, бергә җыелып, старт урынына китәләр; финиш мәйдан белән янәшә билгеләнә.

Ат чабышы барганда, мәйданда йөгерү ярышлары уздырыла. Ярышучыларны яшь буенча бүләләр: малайлар, егетләр, өлкәннәр. Йөгерә торган ара 3 км дан артмый.

Сабан туенда билбаулы яисә сөлгеле көрәш зур җанлану тудыра. Һәр көрәшче үзенең сөлгесе белән көндәшен, биленнән кысып алып, аркасына салырга тырыша. Барлык алышлардан соң да җиңелмәгән көрәшче Сабан туе батыры булып кала.

Батырлар халык арасында зур ихтирам казана. Ат чабышында җиңүчеләр белән бергә, аларга иң яхшы бүләкләр тапшырыла (гадәттә, тәкә).

XIX йөзнең 2 нче яртысыннан Сабан туйларында күңел ачуга корылган уеннар һәм ярышлар уздырыла башлый: капчык киеп йөгерү, берәр аякны бәйләп, парлап йөгерү, авызга йомырка куелган кашык кабып йөгерү, күзләрне бәйләп балчык чүлмәк вату, бүрәнәгә атланып, печән яки салам тутырылган капчыклар белән сугышу, аркан тартышу һ.б.

XIX йөз ахырында шомартылган биек багана башына менү ярышлары киң тарала, аның иң очына куелган читлектә тере әтәч яисә башка бүләкләр урнаштырыла.

Сабан туе көнне һәр йортта бәйрәм ризыклары әзерләнә. Яшьләрнең мәйданда һ.б. ачык урыннарда (болында яисә аланда) оештырылган кичке уеннары Сабан туеның аерылгысыз өлеше булып тора. Бәйрәмчә киенгән егетләр һәм кызлар төнгә кадәр җырлыйлар, бииләр, түгәрәк уен уйныйлар.

ХХ гасырда Сабан туе

Совет чорында Сабан туен уздыруның бердәм вакыты билгеләнә – ул июнь аенда, язгы кыр эшләре төгәлләнгәч үткәрелә башлый.

1992 елда Татарстан Республикасында ул республика бәйрәмнәренең закон белән расланган исемлегенә кертелә. Район һәм шәһәр Сабан туен уздыру вакыты ел саен Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты яисә Татарстан Республикасы Президенты Указы белән билгеләнә. Башта Сабан туе аерым авылларда һәм район үзәкләрендә (шимбә һәм якшәмбе көнгә туры китереп), алдагы атнада зур шәһәрләрдә, аннары Казанда уздырыла.

1990 еллар ахырыннан башлап, Сабан туе Россия һәм дөньяның татарлар тупланып яшәгән күп кенә шәһәрләрендә (Мәскәү, Самара, Саратов, С.-Петербург, Новосибирск, Ташкент, Берлин, Прага, Хельсинки, Истанбул һ.б.) бәйрәм ителә.

2001 елдан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм татарларның төбәк иҗтимагый оешмалары белән берлектә җирле хакимият органнары булышлыгы белән татарлар яшәгән зур төбәкләрдә ел саен федераль Сабан туе уздырыла башлый (Саратов, 2001; Тольятти, 2002; Димитровград, 2003; Мари Респ-касы, 2004; Түбән Новгород, 2005; Саранск, 2006; Чиләбе, 2007; Әстерхан, 2008; Ульянов, 2009; Ижевск, 2010; Владивосток, 2012; Төмән, 2013; Томск, 2014; Красноярск, 2015; Түбән Новгород, 2016).

Россия Федерациясе төбәкләрендә Сабан туе бәйрәмен әзерләүдә булышлык күрсәтү максатыннан, 2003 елның 18 августында Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты «Россия Федерациясе төбәкләрендә халыкның милли бәйрәме «Сабан туе» турында» карар кабул итә, анда Сабан туен алдагы елларда уздыруның төбәкләр җитәкчелеге белән килешенгән планы раслана.

Шулай ук кара: Халык уеннары.

Әдәбият

Татары Среднего Поволжья и Приуралья. М., 1967.

Уразманова Р.К. Современные обряды татарского народа: историко-этнографическое исследование. Казань, 1984.

Уразманова Р.К. Обряды и праздники татар Поволжья и Урала (годовой цикл XIX – нач. XX вв.). Казань, 2001.

Шарафутдинов Д.Р. Исторические корни и развитие традиционной культуры татарского народа. XIX – начало XXI вв. Казань, 2004.

Этнография татарского народа. Казань, 2004.

Шарафутдинов Д.Р., Садыкова Р.Б. Семейные и календарные обычаи и обряды татар. Казань, 2012.

Автор –Р.Р. Батыршин